Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
11 март 2019, 17:57

Балтач районында оста куллы хатын-кызлар кәгазь, изолонга да "җан өрә"

Безнең халык элек-электән кич утырган, чигү чиккән, бәйләм бәйләгән, башка кул эшләрен башкарган. Матур шөгыль район авылларында яшәгән гүзәл затлар арасында бүген дә актуаль булып кала.

Безнең халык элек-электән кич утырган, чигү чиккән, бәйләм бәйләгән, башка кул эшләрен башкарган. Матур шөгыль район авылларында яшәгән гүзәл затлар арасында бүген дә актуаль булып кала.
Җитеш тормышта яшибез. Кибетләрдә теләгән әйберне сатып алырга була. Шулай да бәйрәмнәргә бүләккә үз кулларың белән булдырылган әйбер әзерләүгә җитәме соң инде?! Андый әйберләргә күңел җылысы салынган.
Минем бүгенге танышым да яшьтән оек-бяләйләр, ыргак белән төрле ашьяулыклар, салфеткалар бәйләгән. Соңгы елларда юнәлешен үзгәрткән. Тәүдә гәзит кәгазеннән торбалар эшләп кәрзиннәр үргән, бүген изолоннан төрле төстәге чәчәкләр җыя, төнге яктырткычлар эшли.
—Авыл җирендә яшибез. Даими эш урыным юк. Йорт хуҗабикәсемен. Йортта терлекләр, кош-корт асрап, бакча үстереп үз көнебезне үзебез күрәбез. Вакытны ничек үткәрсәң дә була. Без күршеләр, ахирәтләр белән җыелышып кич утырабыз, Интернеттан мастер-класслар, видео-дәресләр карап төрле матур сувенирлар, көндәлек тормышта кулланырга яраклы әйберләр эшләргә өйрәнәбез, — ди кул эшләре остасы танышым. (Исемен күрсәтмәвемне үтенде).
Мин юлланган көнне матурлыкка гашыйк ханымның берничә изолон чәчәге тезелешеп утыра иде.
—Болар барысы да бүләккә әзерләнгән. Монысы — бертуган апама, анавысы — сеңелемә, берсе ахирәтемә атап эшләнгән, — дип таныштырды.
Ни өчен сату өчен әзерләмәве белән дә кызыксындым.
—Материаллар бик кыйммәт. Аны сатып баеп булмый. Ә якыннарыңны сөендерү нинди рәхәт?! — дигән җавап ишеттем.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.



Читайте нас: