Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
7 март 2019, 17:07

Балтачка каргалар килде

Балтачтагы кичәге буран "Карга бураны" булган икән. Бүген Балтач тарафларында кара каргалар очканы күренде һәм "кар"кылдашкан тавышлары ишетелде.


7 март көнне кара каргалар килсә, яз уңышлы булачагына юраганнар.
Быел да сынап карыйк әле моны. Соңгы ике көндә яз сулышы үзен аеруча сиздерде. Күчмә кошлар да моны тойды булса кирәк. Бүген Иске Балтачта кара каргалар "кар"кылдашканы ишетелде. Чәүкәләр көтүе арасында аларны күреп безгә хәбәр итүчеләр дә бар. Димәк, быелгы яз үзенә ныклап юл яра. Карга килсә-кар китәр, дип тә әйткән бит борынгылар. Кичәге көчле буран "Карга бураны" булгандыр дип уйлыйбыз.



1977 елда кара каргалар безнең төбәктә 4 март көнендә туган якларына кайтуы турында мәгълүм. 2016 нчы елда 17 март көнне язның беренче кошлары тавышын ишеткән булганбыз.

Читайте нас: