Балтач таңнары
-5 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
6 март 2019, 17:12
Сыерлар да... Интернетта таныша!
Ышанмасагыз, ышаныгыз! 14 февраль – Гашыйклар көнендә Бөек Британиядә сыерларны таныштыру өчен махсус кушымта чыгарганнар
Әлеге программаны Британиянең “Hectare Agritech” дип аталган авыл хуҗалыгы стартапы уйлап тапкан.
Кушымта сыерлар белән үгезләргә “кавышырга” ярдәм итә. Уйлап чыгаручылар әйтүенчә, программа “Tinder” кебек эшли, ләкин танышуга кешеләрне түгел, сыерларны сайлый. Фермерлар да “лайк” куя ала.
“Tinder”га Британиянең 44 мең фермасының маллары кертелгән дә инде. Һәр сыерның шәхси битендә аның кайда асралуы, яше, сәламәтлек күрсәткечләре, азык рационы, яшәү шартлары һәм хуҗасының исеме кертелгән.
Компания киләчәктә шундый ук танышу кушымтасын сарыклар өчен дә булдыруны күз уңында тота.
Менә сиңа замана! Булмас, димә, бераздан малларыбыз да Интернетта утыра башласа, аптырамагыз, дуслар! Нишлисең, заманы шундый бит!
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде