Бүген беренче март, язның беренче көне!
Карлы – буранлы, салкын кыштан соң туган ягыбызга ямьле яз килә.
Кояш та көннән-көн ныграк елмая, күзен кысып карый башлар. Өй кыекларыннан тамчылар тамар, кар өстеннән гөрләвекләр биешер. Тиздән карлар да эреп бетәр, җылы яктан кошлар кайтырлар. Яз килүен һәммәбез шатланып, зур өметләр белән көтә. Хәерле язлар килсен җиребезгә!
Язның беренче көне белән сезне, дуслар!