Соңгы елларда малайлар күбрәк туа дисәләр дә, "Росстат" мәгълүматлары буенча, Русиядә хатын-кызлар, элеккечә, бу өлкәдә алдынгылыкны бирми икән.
2018 елда 78,7 миллион хатын-кыз һәм 68,1 миллион ир-егет исәпләнгән. Бу - уртача саннар.
34 яшькә кадәр хәлләр башкачарак: 1000 ир-егеткә 960 гүзәл зат туры килгән.
Ә 35 яшьтән соң төркемдә әлеге күрсәткечләр үзгәрә, хатын-кызлар өстенлек ала. 1027 хатын-кызга 1000 ир-егет туры килә.
70 яшьтән соң 1000 бабайга 2377 әби туры килә.
Русиядә урта яшьтәге ир-егетләр күпләп вафат була, ди "Росстат" белгечләре. Ә гомумән алганда, хатын-кызлар уртача 77,6 яшькә кадәр гомер кичерсә, көчле затлар 67,5 яшьтә якты дөнья белән хушлаша.
Ир-егет халкының иртәрәк вафат булу сәбәпләре күз алдында: алар сәламәтлеген бик сакламый, алкогольне дә күбрәк куллана.