Руслан Якутиянең Талакан шәһәрендә кыскартуларга эләгеп, безнең бригадага күчерелде. Бер атна эчендә ике звенода (бригададан 3-4 кеше звено була) эшләп, бригадир безнең звенога күчереп карады.
Теле белән генә эшләргә яратканын бригадада аңлап алган идек инде. Мин эшләгәндә каршыма басып тормышында булган хәлләрне сөйли башлады.
„Яшь вакыт, армиядән кайткан чак. Без өч дус бер автоколоннада водитель булып эшләдек. Йөргән кызларыбыз бер җәйге лагерьда сыер савалар. Эштән соң өчебез дә парлашып лагерь йортында аулак өй оештырдык. Караңгы төшкәч йөргән кызым „Әйдә авылга кайтып киләбез,”— дигәненә, ГАЗ-53не кабызып авылга юлландык. Машинаны авыл читендә калдырып кызның йортына атладык. Кереп кенә чыгам, дип кереп китте. Йорттан атасының „Кызым, кайда йөрисең?” — дип әрләшүен ишетеп, кире чыгармасын аңладым.
Бер үзем клубка бардым. Клубтан соң машинага утырып лагерьга юл тоттым. Машина тавышы ишетелмәсен өчен лагерьга барып җитми сүндереп җәяү атладым. Кесәдән чыгарган пычак лезвиясе белән элгечне тавышсыз күтәреп ачып кереп, чолан ишеген ачып, әкрен генә чыгып дустымның КамАЗын кабызып бер минут чамасы газга басып, сүндереп, йөгереп кенә элгечне эчтән бикләп чоланга кердем. Дустым киенеп машинасын карарга чыгып китте. Мин шундук керсәм аңларлар дип берничә минут торып, кереп дустымның кызы янына яттым... Дустым кереп хәлне аңлап алып постельдән сөйрәп төшереп миңа беренче тапкыр сукты, ә без икенче парлар белән көләбез...” Үзе белән мине дә көлдерер өчен көләргә тырышты.
—Ә дустыңның кызы соң?— дип соравыма, сүзен дәвам итте:
„Ә ул нәрсә, хәлне аңлап алгач, башыннан одеалга төренеп ятты. Бу хәлне иртәгәсенә бар автоколонна белә иде. Шул вакыт бригадир килеп: „Руслан, без бүген эшләргә җыенабызмы, өч атна эшләп махсус киемең әле генә складтан алган кебек дигәненә: „Мин бит сезнең бригадага бер вахтага гына килдем, киләсе айга үзебезнең якташлар бригадасына күчәм”, — дип җаваплады.
Бригадир үзенең эш урынына киткәч, Руслан сүзен дәвам итте:
„Мин авылдан дуслардан алда чыгып киттем. Уфада йөрдем, соңрак себергә дә килеп чыктым. СМУ-3тә эшләдем. Аннары СМУ-1гә күчтем. И, туган, кайда гына эшләмәдем, озакламый хезмәт кенәгәмдә язарга урын да калмас.
Минем эшләгәнне карап торып, үзе иелергә иренеп мине юатмакчы булды. „И, туган, хатын-кыз булсаң, кочаклар идем,” — дип юмартлыгын күрсәтергә теләде.
„Туган, Талаканда мондагы кебек катгый тәртип түгел. Анда ике көн вагонда эчеп, эшкә чыкмаган вакытлар булды”,— дип сөйләнде.
Руслан башка әкиятенә күчте ахры, дип сүзне бүлеп, үзе кебек җөмлә саен „туган”, — диюенә: „Ә хәзер дустың кайда?” — дип сорадым. „Ашыкма, туган, мин әле шуны сөйлим бит, — дип дәвам итте. — Шушы Талаканда эшләп йөргәндә, бер көн эштән соң мунчага бардым. Парлана торган бүлмәгә кереп утырдым. Анда ап-ак чәчле абзый ялгызы утыра. Мин дә утырдым. Карап-карап алам да, абзый безнең як кешесенә охшаган. Эндәштем. Ышанасыңмы, туган, башында бер бөртек кара чәче булмаган кеше КамАЗдагы дустым булып чыкты. Кайсы оешмада эшләвем, кем булып эшләвем, гаилә хәлләрем, ничә балам барлыгын сорашты. Мин әйтәм ике малай, берсе армия хезмәтен тутырып кайтты. Икенчесе әзерләнә. Синеке ничә, диюемә: “Минем бала юк. Мин өйләнмәгәнмен дә,” — дип җаваплады.
—Нигә аптырыйсың, оныттыңмени, минем тормышны үзең боздың бит. Без бер-беребезне яратышып йөредек. Туй көнен дә сөйләшкән идек, синең аркада шундый гайбәт таралгач, булмаганны да булды дип сөйләп йөргәнең аркасында бергә булып булмады. Сөйгәнемне оныта алмадым, аның кебекне очратмадым, — дип җаваплады.
Туган, белсәң. Шул вакытта миңа нинди кыен булганын. Тормышта шундый авыр хәлгә бер калганым юк иде”.
Руслан, яшьлегендәге кылыгы өчен үкенә икән, дип уйлап, кушылган эшемне башкарып йөргәндә, ул янәшәмдә эшләгән егеткә көлә-көлә башка хәл-вакыйгасын сөли иде...
Самигулла ИЗИБАЕРОВ, Яңа Дүртекәй авылы.
(Фото Интернет челтәреннән)