Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
22 февраль 2019, 12:01

Тавык асрау серләре

Тавык асрау серләре

Тавыкның фай­дасы күбрәк булсын өчен кайбер кагыйдәләр төгәл үтәлергә тиеш. Шулай булган­да гына бер тавык ел дәвамында 250 йомырка сала ала.


Тавык “йортын” дөрес кору бик мөһим, һәрбер кошның үз оясы — коры, чиста аслык җәелгән фанера яки башка төрле тартмасы булырга тиеш. Тартма караңгы почмакта торсын. Бинадагы иң кулай температура — 16-18 градус җылылык. Әгәр дә салкынчарак булса, тавыкларга җылыныр өчен күбрәк ашарга туры киләчәк. Аларны үтәли җилдән сакларга, аслыкларын алыштырып торырга, кетәклекне һәрдаим җилләтергә кирәк.Утлыкның үлчәмен дөрес билгеләү дә мөһим. Әгәр дә бер тавыкка 10-12 сантиметрдан азрак мәйдан туры килә икән, этеш-төртеш башлана, тавыклар ризыкны чәчеп-түгеп бетерәчәк. Су эчергечтә дә бер тавыкка урын ким булмасын. һаваның уртача дымлылыгы 60-70 процент булырга тиеш. Яктылыкны да истән чыгармагыз: бик якты бер лампочка куйганчы, кечерәк ике лампочка янса яхшырак. Тавыклар йомырканы, нигездә, көннең беренче яртысында сала, шуңа күрә аны кичкә кадәр алып керергә кирәк.

Яшьрәк хуҗалар йомырканы шәп салучы тавыкны начарыннан аера белми. Йомырканы әйбәт салучы тавыкның тиресе – нәфис, йомшак, сыгылмалы, ә салмый торган тавыкныкы калын һәм тупас була. Яхшы тавык тәпиләрен киң аерып баса, төсе җете була, ләкин тора-бара бу төс тоныклана, чөнки буяу пигменты йомырка сарысы белән чыгып бетә.

Йомырканы начар салучы тавык озын сыйраклы, буыннары тирәсеннән бер-берсенә якынайган, төсләре һәрвакыт җете була. Яхшы тавыкның кикриге һәм “алкалары” җете, җылы, нәфис тиреле булса, начар тавыкныкы кечкенә, аксыл, кипкән һәм тупас була. Яхшы тавыкның күзләре — түгәрәк, кабарынкы, ә начарныкы озынча, яссы, төссез була. Йомырканы әйбәт салучы тавык актив, аппетиты яхшы, ә начар салучы сүлпән була, начар ашый.
Читайте нас: