Башка егетләр кебек гади колхозчы гаиләсендә авылда туып-үскән ул. Балачакның бәхетле мизгелләрен Көмьязының яшел чирәмнәрендә үткәргән. Инде үсә төшкәч, әтисенә ярдәмләшә башлый.
1967нче елда Рәфкать Шәрифулла улын, Балтач урта мәктәбен тәмамлау белән Куйбышев исемендәге колхозның башлангыч комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Уңышлы гына эшләп йөргәндә, Совет Армиясе сафларына барыр вакыт җитә. 1968 елның маенда хәрби хезмәткә чакырыла, Псков шәһәрендә башлангыч урта звено командирлар әзерләү курсларын яхшы билгеләргә тәмамлый, ”сержант “ хәрби званиесендә Узбәкстанның Черчик шәһәренә десант гаскәрләренә җибәрелә, биш дистәдән артык тапкыр парашюттан сикерә. Үрнәкле хезмәте өчен сержант Даутов КПСС сафларына кандидат итеп алына. Рекомендацияне командование вәкилләре бирүе күпне сөйли: заданиеләрне вакытында төгәл, Устав таләпләрен үрнәкле, өлгеле үтәү бу мөһим документка нигез була. Хезмәттә иң мөһиме башкару осталыгы һәм хәрби тәртип. Армиядә вакытында ук Рәфкать Шәрифулла улы киләчәк тормышын, көнкүрешен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлый, укуын дәвам итәргә әзерләнә. Җир, авылдагы тормыш, крестьян хезмәтен язмышы итеп күрә. 1970нче елның маенда өлкән сержант Даутов армия хезмәтен тутырып, авылга кайтып төшә. Бер ел Куйбышев исемендәге колхозда кадрлар буенча инспектор булып эшли. Бу елларда колхоз белән тәҗрибәле җитәкче Хәҗимардан Фәхразиев җитәкчелек итә. Аның идарә итү системасы, күмәк хуҗалыкның алга барган адымнары турында китап язып булгандыр. Рәис вазифасында 22 ел эшли ул. Аңардан күп нәрсәгә өйрәнеп була, партия оешмасы секретарьләре Рая Латыпова, Фәүкать Хәсәновлардан халык белән уртак тел табып эшләүнең үзенчәлекләрен өйрәнеп калырга мөмкин иде. Шул 1971нче елның көзе Даутов биографиясендә истәлекле ел була. Аны Коммунистлар партиясе сафына алалар. Үзенең эшлекле сыйфатлары белән ул моңа лаек иде. Шул ук елны Юматово авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде Рафкать.
Һәм ул монда Мәүлидәсен очратты. Мөхәббәт дигәннәре шулдыр инде, бер күрүдән гашыйк булу. Кумертау районы Якшембет авылы кызының язмышы Балтачка бәйләнерен кем алдан белсен?! Ә Юматовода алар уку алдынгылары. Алтынчы төркемдә барысы да бик яхшы укыйлар, 22 кешенең 7се гел “бишле” билгесенә өлгерә. Шул уку алдынгылары арасында Мәүлидә белән Рәфкать тә була. 1972 елда алар өйләнешеп, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерделәр. Техникумның алдынгы спортчылары да алар. Рәфкать — егетләр командасында, Мәүлидә кызлар командасында тренер. Студент еллар бик тиз үткәнен сагынып сөйли бу пар. Кемнәр ул дәртле, энергияле, якты хыялларга төренеп үткән яшьлек елларын сагынмый икән?!
Яшь пар Көмьязыга кайта һәм хезмәт биографиясенең ахырынача авылның игътисадын үстерүгә армый-талмый белемнәрен, көчләрен салалар, авылның абруйлы кешеләренә әйләнәләр. Рәфкать Шәрифулла улы Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының бухгалтерия һәм игътисад факультетын уңышлы тәмамлап, колхозда бригадир, профсоюз рәисе, баш бухгалтер урынбасары вазифаларында үзен тырыш, булдыклы хезмәткәр итеп күрсәтә. Колхоз коммунистлары бу егеттә өмет барына ышанып, Даутовны үзләренең секретаре итеп сайлыйлар. Хуҗалык ул вакытта ук үзен уңай яктан күрсәтә. 1978 елда колхоздагы малчылык торышы белән кызыксынып, КПСС Башкортстан Өлкә комитеты беренче секретаре М. З. Шакиров Балтач районына махсус командировкага юнәлә. Колхозның ышанычлы кулларда икәненә ышанып, урындагы малчылык торышын, зоошартларны тикшергәннән соң колхозны токымчылык юнәлешенә күчерүне кирәк дип таба. Бу фикерне хуплап ала колхозчылар. ”Свердловская” токымлы кара-чуар таналар кайтартыла. Эшләр уңай бара. Бу участокка “Россия” колхозын алдынгылар рәтенә чыгаргач, 1979 елда рәис булып Васигат Әсхат улы Василов килә. Ул 16 ел бу вазифада эшләгән шәхес колхоз тарихында гына түгел, республикада билгеле авыл хуҗалыгы белгече, уңган, таләпчән коммунист буларак танылды. Башлангыч партия оешмасы секретаре Р.Ш. Даутов белән беренче эш көненнән аңлашып, киңәшләшеп эшләделәр. Василов үзе партия эшендә эшләп килгән җитәкче буларак, төп һәр тармакка кадрларны авылларның үзеннән эзләде. Нәкъ кадрларны сайлап алу, тәрбияләү һәм тәгаенләү партиянең эчке сәясәтендә үзәк тактика булды ул елларда. Лаеклы киләчәк өчен игътисади омтылыш, үсеш кирәк иде. Даутов-Василов тандемы куйбышевлылар өчен бердәм һәм тату эшләү үрнәге булды. Кадрлар һәрвакыт, һәр эштә иң мөһим төп рольне уйнадылар. Әйтик, беренче һәм икенче бригадаларны җитәкләүчеләр: районның шәрәфле шәхесе Нурихан Нурмөхәммәтов һәм Шәмселбаян Исламовның хезмәттәге уңышлары өчен Хезмәт Кызыл байрагы һәм Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнүләре халык белән эшли белү үрнәге. В. Василов күп еллар КПССның Балтач райкомы әгъзасы булды. Партоешма секретаре Р. Даутовның фотопортреты район үзәгендәге “Почёт тактасы”нда торды. Бу очракта татарның фәһемле әйтеме урынлы: “Яшь булса да, чыныккан”. Сүз юк, күп тапкырлар авыл советы депутаты, 4 тапкыр Балтач район Советы депутаты булып сайлануы аның фидакарь хезмәтенә дөрес баһа булды. Мәүлидә Хәмидулла кызы РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына лаек була. Колхозда тулы мәгънәсендә экономик укулар фәнни нигезгә корылып үткәрелә. Аларны бригадалар саен эчтәлекле итеп белгечләр, зур тәҗрибәле җитәкчеләр үткәрә. Бүген ул заманның алдынгы кешеләре М. Яппарова, Н. Нурмөхәмәтов, Р. Хәмәтдинов, Н. Галләмов, Ф. Хәсәнов, Б. Денисламовларның исемнәрен мактап телгә алабыз. Дамир Гельмияров, Әхнәф Галләмов, Рәфкать Даутов үрнәкле оештырдылар экономик укуларны. Колхозның язмышына, аның киләчәгенә битараф кешеләр юк иде. Булсынга эшләгән истә калган еллар... Ул елларны ничек онытасың? Партия иң көчле мобилизацияләү рычагы буларак, халык белән тыгыз элемтәдә эшләде. КПСС Балтач райкомының икенче секретаре Рәфкат Арслан улы Минязев атна саен килеп, малчылыкта эш торышын, хезмәт алдынгыларын мактап, яңа уңышларга дәртләндереп китә. Чөнки башлангыч партия оешмасы секретаре Р. Даутов колхоз коммунистлары тарафыннан малчылык өлкәсе өчен җаваплы итеп тәгаенләнгән иде. Иртәнге сәгать алтыда ике җитәкче малчылык фермасы янында очрашалар. Күмәк эш өчен яшәгән, күмәк нәтиҗәләр өчен көрәшкән җитәкчеләрнең эшен хәзер мактап сөйләргә генә калды. Авыл шартлы рәвештә 10 йортларга бүленгән иде. Халык арасында идеологик эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, хезмәт алдынгыларын дәртләндерү, аларның хезмәтенә импульс бирүне партия көнүзәк бурычларның берсе итеп күрде. Ә Куйбышев исемендәге колхозда хезмәт алдынгылары күп иде. СССР Югары Советының ике чакырылыш депутаты, сыер савучылар арасында ярышны әйдәп баручы Рәзилә Набиуллина, Рәкыя Зарапова, Факия Галләмова, Дамира Ханова, Зифа Хафизова, Нәрисә Кашапова, Алия Хәсәнова, Наилә Харисова, Гөлфинә Борханова, Лилия Хәкимовалар һәр сыердан 4000-4500 килограмм сөт савып, еллык нәтиҗәләр буенча Социалистик ярышны район буенча җитәкләделәр. Көмьязыга тәҗрибә алырга башка район алдынгылары килә иде. Колхозда беренчеләрдән булып 13нче хезмәт хакы түләнә башлады. Яшь белгеч Газиз Ахунов баш зоотехник буларак малларны тукландыру, вакытында орлыкландыру, көтүләрне яңартуны көндәлек контролендә тотты. Ярыш алдынгылары Рәшит Солтанов, Зәләф Шәрипов, Әнәс Шәрифьянов (терлекчелектә инженер), Муллахан Муллануров, Әдип Вәлиев (комбайнчы), Рәлиф Садыковлар үрнәкле хезмәтләре белән күпләргә маяк булдылар. Тырыш хезмәт коммунистлар өчен яшәү нормасы иде. “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Социалистистик ярыш җиңүчесе” значоклары белән бүләкләнүчеләр күпчелек Куйбышев исемендәге колхозда булгандыр. “Безнең эш нәтиҗәләрен республика күләмендә беләләр иде. Берничә тапкыр КПСС Өлкә комитетының, Министрлар советының, профсоюз Өлкә комитетының Кызыл байрагына лаек булды колхоз. Бу безнең шатлыклы дәверләр иде. Колхозга эш нәтиҗәләре өчен “Нива” җиңел машинасы, берничә тапкыр йөк машинасы бирелде. Яңа комбайн бирделәр бүләк итеп. Эшче кеше үзенең көнне-төнгә ялгап эшләгән көннәрендәге эшенең баһасын күрәсе килә. Коммунистлар белән бергә хезмәт батырларыбыз үзләренең исемнәрен республика гәзетләре битләрендә күреп шатланалар иде. Р. Даутов күп тапкырлар КПССның Балтач райкомы, район Советы тарафыннан истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгәнгән, Башкорт АССРы Югары Советының озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, бу награда республиканың иң зур статуслы бүләге. Партия оешмасы секретаре халык өчен эшли, халык өчен яши. Бу урында бер мисалга тукталыйк. Якташыбыз, Даутовның дусты, якташыбыз Мадис Шәрип улы Зиятдинов ярдәме белән авылга бер вагон һәм 2 КамАЗ торба кайтарылды, шулар белән авылга су үткәрдек. Республика Дәүләт Җыелышының Вәкилләр Палатасы депутаты Радик Зәвгал улы Нагаев сайлаучы Р. Даутов соравы буенча авылга янгын сүндерү машинасы, мәңгелек йортыбыз–зиратны уратып алырлык штанга, багана, торба тимерләре бирде.
Табигать безгә мәңгелек гомер бирмәгән. Ләкин матур яшәргә, якты эз калдырырга мөмкинлегебез бар. Шушы принцип белән яшәде авыл интеллигенциясе һәм педагогик коллектив. Мәктәп коллективының гомум эшкә ярдәме зур булды. Нинди эшкә кушсаң да, алар бәрәкәтле җиребездә тырышып эшләделәр. Агитация-масса эшләре алар иңендә булды. Зур кунаклар безнең авылга ешлагач, күршеләр, башка районнарның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре авылга килгәндә, якын дусларыңны көткән кебек авылны әзерли идек. Мәдәният, сәнгать торышы һәр зур вакыйгага тиешле югарылыкта әзерләнде. Үзешчән артистларыбыз күңелдә онытылмас эз калдырдылар. Безнең халык тәвәккәл бит ул. Башкорт һәм татар драматургиясенең классик әсәрләрен сәхнәләштердек. Халык шат һәм дәртле яшәде. Алдагы көнгә өмет, ышаныч зур иде. Һәвәскәр артитларыбызның берничәсен санап үтәсем килә. Алар профессионаллардан калышмыйлар иде. “Бертуганннар”, “ Их, Уфа кызлары”, “ Кыз урлау” ,”Галиябану” әсәрләре сәхнәгә чыгарылганда, тамаша залы тулы була иде. Фәүкать Хәсәнов, Заһит Миргаев, Владик Кашапов, Фиргат Галиев, Рәфисә Вәлиева, Мәҗит Аскаров, Тәслимә Гыйльфанова, Назилә Мостафина, Фәүзинә Фәрхуллина, Кавый Гәрәйшин авылның артистлары булды. “Уйна,гармун!” район бәйрәменең нәкъ Көмьязы җирлегендә башлануы мәдәният үсешенең тиешле дәрәҗәдә булуы турында сөйли”.
1995 елда В. Василов үз теләге белән эштән китте. Бу вакыйга миңа гына түгел, гомумән хуҗалык өчен дә көтелмәгән хәл булды. Үгетләүләр, күп санлы шәхси әңгәмәләр нәтиҗә бирмәде. В. Василов көчле лидер, оештыручы һәм кешелекле булды. Аны кабатлый алырмынмы, аның юлын дәвам итә алырмынмы дигән уйлар тынгы бирмәде. Куйбышев исемендәге колхозның төп камытын ике ел тарттым. Эшләр дөм начар бармагандыр”. Даутовны район май заводына күчерделәр. Коллектив бик ихлас каршы алды. Анда да эш күп инде. Завод котельныена газ үткәрелде. Замана үзгәрде дип, реконструкция нияте белән завод хосусыйлаштырылды.
Р. Даутов Көмязы авыл советына эшкә кайтты. Монда эш тавык чүпләп беткесез. Халык белән эшләргә кирәк. Үз җирлегеңдә бөтен вакыйгалар, планнар, бәйрәмнәр синең иңдә. Рәфкать Шәрифулла улының алыштыргысыз бер сыйфаты бар: Ул уңай холыклы, конфликтларга керми, халык белән тыныч, киңәшләшеп эшли белә. Инде ул лаеклы ялда. Шулай булуга карамастан, җәмәгать эшләрдә актив катнаша. Ул авыл старостасы, ветераннар Советы рәисе, туган төбәгенең бгенгесе Һәм иртәгәсе өчен янып-көеп яши. Олы кызы Эльмира фән кандидаты, доцент, Эльвир Мәгариф министрлыгында баш белгеч-эксперт, Эльза республика диспансерында әйдәүче бухгалтер. Тормыш иптәшеннән, балаларыннан, авылдашларыннан уңды Рәфкать. Үзенең хезмәт юлыннан канәгать. Яшәүнең максаты да шул түгелмени?