Татарстанның Арча районы Кәче мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшләүче Хәйдәр Зәйнуллин үзенчәлекле сәләткә дә ия икән.
Ул балаларны физик яктан чыныктырып кына калмый, шашка уйнарга да өйрәтә. Спортчы, газетага мәкаләләр яза.
Инде менә тагын яңа яктан ачылды. Ул "К" хәрефеннән генә торган сүзләрдән торган “Кәрим коесы” дип аталган китап иҗат иткән.
Аның язылу тарихы да бик үзенчәлекле икән.
2014 елның октябрь аенда, Арчаның 2нче санлы урта мәктәбендә укыган кызы Чәчкәнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрдия Нәбиуллина дәрестә бер генә төрле хәрефтән башланган сүзләрдән хикәя төзеп килергә өй эше биреп җибәрә. Чәчкә “к” хәрефеннән башланган сүзләрдән хикәя язарга карар иткән.Кәрим белән Кәримәнең кое казулары турында булган ул хикәя. Ярдәмгә кыз әтисен чакырган. Кич буе утырып, ике биткә якын күләмдә хикәя язалар. Хикәянең исемен “Кәрим коесы” дип атыйлар. Икенче көнне дәрестә балалар язып килгән хикәяләрен укыганнар. Хикәя укытучыны да, классташларын да гаҗәпкә калдырган. Ә авторның кызыксынуы арта төшкән.
Вакыт үтү белән бу хикәянең күләме арткан. 2018 елда автор әсәрне язып бетереп, китап итеп чыгару максаты куя. Әсәрдә ХХ гасырның 60нчы елларыннан алып хәзерге көнгә кадәр Каенсар авылында барган вакыйгалар тасвирлана. Төп геройлар – Кәрим белән Кәримә. 2016 елда автор Казанда үткәрелгән VIII Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр” номинациясендә җиңү яулый. Бу вакытта әсәр 7800 сүздән тора. “Кәрим коесы” китабында 17438 сүз. Татар теле никадәр бай тел – бер генә төрле хәрефтән башланган сүзләрдән дә китап язарга була!
Гаҗәп тә, серле дә булып күренгән “Кәрим коесы” исемле китап күпләрне кызыксындырыр, мөгаен, дип яза "Арча хәбәрләре". “Кәрим коесы” китабыннан өзек
Кәрим киткәч, колхоз көтүен көтәргә Камыр кушаматлы Кыямны көчкә күндерделәр. Көтү Каенсардан кузгалып китте, кире кайтып кермәде. Күрше Карамалының кукуруз, Каргалының карабодай, клевер кырларына качканнар, күрәсең. Көтүне куып карый-карый Кыямның кыяфәте калмаган. Көтүдәгеләрнең кайберләре күбенгәннәр. Кайчандыр Кәримнең кырыс карашыннан, кычкыруыннан курыккан көтү Кыямны көтүче кебек күрмәде. Көтүдәгеләр Кыямнан көлгән кебек качтылар. Качкан көтүне Каенсар кәнсәсендәге кырыклап кеше кичке караңгыга кадәр көчкә кардага кайтарып куйды. Күбенеп кабарынганнарын карда кырыенда корсаклары кабарынганнары кимегәнче кычкырып, куркыта-куркыта кугаладылар. Кәнсә кешеләренең күбесе каралты-кураларына кичен көчкә кайтып керделәр. Кайчандыр Кәримнән кычкырып көлгән кешеләрнең кайтышлый күбесеннән капкасы кырыенда Кәрим кычкырып көлеп калды: “Көлке көлә килә. Киләчәктә күбрәк көлкегә калачаксыз!”
Күпмедер кәҗә кырык километрдагы Кәчегә кадәр киткән. Киләсе көнне кәнсәдәге кешеләрнең кайберләре Кәчедәге кәҗәләрен кайтарырга китеп, Кәчедә күз күргән кешеләрендә кунып калдылар. Кәнсә кешеләрен, кәҗәләрне Кәче “КамАЗ”ы, кырык капчык “Каенсар” колхозының кипкән карабодаена килешеп, китереп китте.
Кичкә Кәрим калдырып киткән каравылга, кара көчеге Колобокны калдырмыйча, Карбыз Кавие килде. Кайда карбыз күрсә, капкаламыйча китми. Караклар компаниясе Колобокка калын киселгән колбаса, Кавига күпмедер карбыз, көмешкә куеп, кырыгар килолы кырыклап капчык киптерелгән карабодайны, күпмедер күләмдәге күп культуралар кушылган катнашманы, “КамАЗ” кузовындагы кукурузны Каенсардагы каралты-кураларына күчерделәр. Карабодайны караклануда Каенсарның күп кешеләре катнаштылар: капчык-капчык карабодай күтәреп кош-кортларына кайтарып куйдылар.
Күпмедер көннән, көмешкә каба-каба күзләренә кешеләр карбыз кебек күренгәч, күзләре кылыйланган Кавины каравылчылыктан кудылар, колхоздан киткән карабодай, кукурузны капларга Кавиның каралтысындагы көтүен колхоз кардасына китереп куйдылар.
Каенсар кәнсәсендә көн кадагында каравылчылыкка, колхоз көтүен көтәргә кешеләр кую каралды. Кәнсәгә китертеп, кемнәрнедер каравылга, көтүчелеккә кыстап, кызыксындырып, кайсыберләрен куркытып карадылар, китертелгән кырыклап кеше каршы килеп кайтып киттеләр. Каенсар кадәр Каенсарда каравылчылыкка кызыккан, көтү көтәргә кыюлыгы килгән кеше күренмәде.
Кәнсәләрдә кайчандыр Кәримнән кычкырып көлгән кешеләр колхоз көтүен көтәргә, каравылга куярга, кабат Кәрим каршына килеп, көйләп, кызыксындырып, көйгә килмәгәч куркытып карадылар. Кәримгә көтү көтәргә, каравылга каршы килсә, Каенсардан китәргә куштылар.