Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
5 февраль 2019, 11:22

Мәгъдән Фазылов иҗатыннан бер шәлкем шигырь

„Балтач таңнары” гәзитенең актив авторы Мәгъдән Фазылов иҗатында арабыздан иртә киткән райондашларны юксынуга бугышланган шигырьләр зур урын алып тора.

„Балтач таңнары” гәзитенең актив авторы Мәгъдән Фазылов иҗатында арабыздан иртә киткән райондашларны юксынуга бугышланган шигырьләр зур урын алып тора.

Әллә нинди...
Әллә нинди бер ел үтте,
Күпме дуслар ташлап китте.
Иң беренче Мөнир абый
Барчабызны ятим итте.
Әллә нинди ел булды бу:
Яңа елга кердек — Эткә.
Раштуа бәйрәмендә
Начар хәбәр: Әгъдәм киткән.
Әллә нинди булды кышы:
Әле суык, әле буран.
Ачы хәбәр килеп җитте:
Җәүдәт ага дөнья куйган.
Әллә нинди яз булды бу:
Салкын яңгыр, һич юк кояш.
Кара хәбәр йөрәк өтте:
Кинәт киткән Данил кордаш.
Әллә нинди ел булды бу.
Хәмдия апа — кара гүрдә,
Фани дөнья тәмам булды
Фәнгать абый, Флүрәгә.
Әллә нинди җәй булды бу.
Үзе матур иде, югыйсә.
Бакыйлыкка күчте авыр чирдән
Япь-яшь көе чибәр Филүсә.
Тетрәндерде җәйләр уртасында
Свердлаудан килгән хәбәр-шом:
Кинәт киткән Фларитым-күршем,
Балачагым дусты, яшьтәшем.
Әллә нинди авыр ел булды бу
Мортазиннар китте, Кобзоннар.
Задорновлар, Рим Идиятуллиннар —
Күңелләргә задор салганнар.
Ашын ашап, яшен яшәп китте
Шәмгыя әби, Мәүли бабайлар.
Кырык тугыз яшьтә киткәннәре —
Алик кебек өрлек малайлар.
Әдип яшьти калды Уфаларда,
Җәсәде кайтты Ревель кардәшнең
Чиләбедән. Шунда калды мәңге
Фәһим — батыры күпме көрәшнең.
Әллә нинди ел булды бу, диеп,
Әйтмичә соң, тагын ни димен?!
Еллар гына әллә нинди микән,
Әллә дөнья әллә ниндиме?
Декабрь 2017—гыйнвар 2018.
P.S. Унтугыз да артык куандырмый,
Өч ир китте бер ай эчендә:
Олпат Игдый абзый, Рәшит дустым,
Рәфис абый — бары да көчендә.
Уйландыра шуның өчен дә...
Февраль, 2019 ел.
Данил кордаш истәлегенә
(Данил Хөснуллин, Наил Галләмов һәм мин бер-беребезгә кордаш дип дәшә идек)
Гомер буе сәхнә түрләрендә
Җиз кыңгырау төсле чыңладың.
Күңелләрнең нечкә кылын чиртте
Синең баян, тальян моңнарың.
Гомер җебе, гүя, күңел кылы,
Нечкә икән — кинәт өзелде.
Үзең гүрдә, рухың күңелләрдә —
Оҗмахларны моңга күм инде.
Кыш китерде, ә яз алып китте —
Кыска булды гомер юлларың.
Әрнүләргә салды явыз әҗәл,
Сират күперенә юл алдың.
Мәңгелекнең ишекләре сиңа
Тиз ачылды, изге кеше син.
Югалту зур, тик сабырлар итеп,
Язмыш шулдыр, дибез, нишлисең.
Син тормышка гашыйк кеше идең,
Ихлас сөйдең һәрбер кешесен.
Сызланса да йөрәк, хәтерләрдә
Мәңге тере булып яшисең.
Читайте нас: