„Вакыт юк бит, өлгереп булмый...” Бу сүзләрне һәрберебез көн дә диярлек ишетәбез һәм дә әйтәбез. Әти-әни, туганнар, дус-ишләрнең барып хәлен белеп, капма-каршы утырып, тәмләп чәй эчү, хәл-әхвәл алышу срәгәя. Хәтта терәлеп торган күршеләргә керергә дә вакыт юк. Минемчә, вакыт түгел, ә теләк юк!
Әле кайчан гына абзар тулы мал, йорт тулы кош-корт, зур бакча, хөкүмәт эше башкарганда барына да өлгерә идек. Вакыты да җитә иде. Кич утыру, хәл белешү, кунаклашулар үзе бер дәва, яшәү көче-дәрте бирә иде кешегә.
Ә хәзер заман алга ашкына. Аннан калышмаска дип кеше дә абына-сөртенә, дөнья йөген өстери. Барын да тизрәк-тизрәк булдырырга, төзергә, матур яшәргә омтылабыз. Бу бик яхшы эш. Ә икенче яктан карасак, һәркем үз эченә бикләнә, тупаслана, аралашып дуслашырга, туганлык җепләрен дәвам итәргә ашыгып бармый кебек тоела башлады миңа. Моңа мисал итеп күрше районда яшәүче туганнар сөйләгән бер гыйбрәтле хәлне китерәм.
Читтә яшәүче яшь гаилә зур әнисенә кунакка кайта һәм үзләре кебек яшь гаилә — өченче буын туганнарын күрергә теләп анда барырга рөхсәт сорый. Югыйсә, алар бала чактан бергә уйнап үскән булалар. Ә тегеләрдән кеше ышанмаслык җавап алына.
—Миңа синең марҗаң нигә кирәк? Сезнең ишекнең кайсы якка ачылганын да белмим. Килмәгез, кертмим.
Өченче буын, бергә уйнап үскән туганын танымаганны, җиденче буынны ничек таныйсың инде?! Җитеш тормыш, кинәт кенә баеп китү, иренең биләгән дәрәҗәле эш урыны әллә кыз туганның күңел капкасын шаплап бикләп куйган микән?!.
Гомер кешегә бер генә бирелә. Ул мизгел генә, җылы язгы ташкын төсле гөрләп килә дә, узып та китә. Тормыш арбасына шатлык-куанычлар, югалту ачылары, гайбәт һәм нахак сүзләр, үпкәләү, гафу итә алмаулар да җитәрлек төялгән икән. Туганнар арасында тирән упкын, авыр җан ярасы ясаган нахак сүзләр дә яшәү ямен җибәрә. Бу турыда урта яшьләрдәге хатын сөйләгән сүзләрне язасым килә.
—Алты бертуган үстек. Дус-тату, ярдәмчел булдык. Матур яшәдек, балалар үстердек. Төпчек энекәшебез өйләнгәч татулык сүрелә башлады. Киленебез сүзле, тырнак астыннан кер эзли. Төрлечә энекәшне бездән аерырга тырыша. “Сез чегәннәр таборы, сезне ашатып-туйдырырга миндә әндри казнасы юк,” — дип кенә җибәрә. Ничек итсә итте, энекәшебезне туганнардан аерды. Хатыны сүзе дөрес дип, туганыбыз безгә ачу саклый, килми дә башлады. Безне дә өйләренә кертмиләр. “Болар белән бергә яшәп булмас,” дигәннәрдер инде, өйләрен сатып читкә чыгып киттеләр. Араларны өзмәскә күпме генә тырышсак та, булмады. Хәтта, адресларын да бирмәделәр. Әмма, илдә ипле адәмнәр күп әле. Авылдашыбыз телефон номерларын алып бирде, рәхмәт төшкере. Шалтыратып карадык. Җавап бирүче булмады.
Ә гомер агымсудай уза торды. Мин дә ачуландым энекәшкә. Ичмасам, утырып күзгә-күз карашып аңлашу-сөйләшүгә дә килмәде. Хәзер мин үпкәләдем, мин олы, баш имим, ул кече, ул исен.
Энекәшебезнең яман чир белән көрәшүе турында да хәбәрне авылдашыбыз җиткерде. Башта ышанмадык, шундый яшь, таза, спортчыга ул чир ябышмас, дип уйладык. Аннан вакыт җитми, авыл тормышы бит, көзге муллыкны җыябыз, аннан малларны көтүдән кышкылыкка кертәбез, дия торгач ике ай чамасы гомер узып та китте. Ниһаять, вакыт табылды, соңгы юлга озату хәбәре чаң сукты! Без тизрәк җыенып барып та җиттек. Юл буе күземнән яшь китмәде, үземне-үзем гафу итә алмадым. Нигә дип, беренче адымны үзем генә ясамадым икән, дип әрнедем.
Безне киленнең утлы-зәһәр карашы, агулы сүзләре каршы алды.
—Әһә, килдегезме, исән чакта барын да белмәдегез ич, хәзер нигә кирәк ул сезгә, үзебез дә озата алабыз кабергә, — дип үзенең бар гаебен безнең өскә рәхәтләнеп япты да куйды! Ә без бер сүз дә җавап кайтармадык, Ходайга салдык. Авылга кайтарып җирләдек. Хәзер еш кына зиратка барып, соңлап төшкән юл белән, рәхәтләнеп эчемне бушатам, гафу итүен сорыйм һәм тынычланып кайтам.
Бу урында күршебез, инде мәрхүмә Нәфига әбинең сүзләрен китерәм.
—Исән-имин чакта туганнарның кадерен белеп, дөнья матурлыгын күреп яшәгез. Бер-берегезнең хәлен туганнар исән чакта вакыт табып белсен, килсен, күрсен. Бер очрашуү үзе бер гомер бит. Түшәккә ятып күз йомгач кына озатырга килеп, ун тәңкә сәдака салып, и-и-и, бигрәк әйбәт иде, урыны оҗмахта булсын, дип елап утыруда фәтүә юк. Алар килде ни дә килмәде ни, силсәүит белән авылдашлар барыбер соңгы юлга озата ул.
Хак сүзгә җавап юк. Бик тә тирән мәгънә ята, уйлый белгән кешегә.