Балтач таңнары
+22 °С
Ачык
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
17 гыйнвар 2019, 18:54
Рәхмәт сезгә, Ришат абый Әхмәтшин!
Кем ничектер, мәгәр мин кыш айларын яратмыйм. Ни өчен дигәндә, кар-бураннары үзәккә үтә. Ел саен кышын бер маҗарага юлыгам.
Кем ничектер, мәгәр мин кыш айларын яратмыйм. Ни өчен дигәндә, кар-бураннары үзәккә үтә. Ел саен кышын бер маҗарага юлыгам.
Бүген дә шулай булды. Кичтән котырган буран көндез дә тынмады. Төштән соң эшкә барырга чыктым. Урамнарны кардан ачу техникасын да гаеп итәргә урын юк. Күз ачкысыз бүгенгедәй буранда алар да өлгерә алмый. Олы юлга чыгып җитә алмый, юл читенә салган сырынтыда батып, машинам туктап калды. Ни хәл кылырга? Ярдәмгә туганымны чакырдым. Абый килеп җитеп үзенең машинасына тагып тартып карады, нәтиҗә булмады. Шул вакыт якындагы йортның капка алдындагы карны көрәгән җиреннән туктап ярдәмгә бер абый килде һәм руль артына үзе утырып машинамны бер тында чыгарып бирде.
—Ап-ак кар баскан юлны күрми килеп кердем... — дип акланырга тырыштым таныш түгел абыйга.
—Соң, сеңелем, мондый көннәрдә барыбыз да шулай инде, — дип тынычландырды ул мине.
—Рәхмәт инде, абый, сезгә. Ә сез кем буласыз? — дип сорарга ашыктым.
—Ришат абыең булам. Әхмәтшин.
Рәхмәт сезгә, Ришат абый! Сез үтәсе юллар гел ачык булсын!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши