Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
17 гыйнвар 2019, 17:32

“Балтач таңнары”ның үз аудиториясе бар...

2018 елда “Балтач таңнары” үзенең сайтына керүчеләр санын, 2017 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 30 процентка арттыруга иреште.

Социаль челтәрләрдә урындагы матбугатка кара ягу очраклары күзәтелә.

Абунәчеләр арасында кире фикер йөртүчеләр дә юк түгел. Көндәшләрнең дә “Балтач таңнары” на карата тәнкыйть ялкыны торган саен ныграк күтәрелә.

Менә әле кичә генә ВКонтакте социаль челтәрендәге бер төркем битендә чагыштыру китергәннәр. Янәсе, Гугл эзләү системасында робот “Балтач таңнары” буенча 4990 гына сылтама тапкан. Ә гаделлек җиткерүче булып танылган бер басма, 87 елдан артык тарихы булган “Балтач таңнары”н таптап үткән булып чыга. Автор сүзләренә игътибар иткәндә, бу басма буенча робот 111 мең сылтама тапкан.
Бу статистиканың берәр әһәмияте бармы соң? Автор текстындагы бер датада да хата бар хәтта. “Балтач таңнары” дөнья челтәрендә 2012 елдан гына түгел, шактый иртәрәк эшли башлады. 2017 елда аның сайты 1С-Битрикс платформасына күчте. Бүгенге “Балтач таңнары”ның Интернет версиясе rbsmi.ru сайтының доменчасы гына. Шуңа да безнең сайттагы язмалар, темалар эзләү системасына чыкмый. Ә элекке платформада андый проблема юк иде.
Гугл системасында робот эзләп тапкан сылтамалар саны бер хәл. “Балтач таңнары”на андагы статистика мөһим түгел. Безнең үз аудиториябез бар. Сайтның үзенә кереп, андагы материалларны башыннан ахырына кадәр укысалар яхшы. Менә бу яклап “Балтач таңнары” сайты республикадада район гәзитләре рәсми сайтлары арасында иң яхшылар исәбендә. Бу хакта горурланып әйтә алабыз. Статистика күтәрелгән саен күтәрелә бара. Көндәшләребез “Балтач таңнары”н анахронизм юлыннан бара дип исәпләсәләр дә, матбугат киңлекләрендә ул яңалыкка омтыла һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Моңа ачык бер дәлил, 2018 елда “Балтач таңнары” үзенең сайтына керүчеләр санын, 2017 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 30 процентка арттыруга иреште. Тәүлеклек статистика турында язып тормыйбыз (бу яклап безнең күрсәткеч кайбер басмаларның айлык күрсәткеченнән дә югары). Көнләшүләре ихтимал.
Читайте нас: