Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
16 гыйнвар 2019, 22:17

Татарстанның халык җырчысы Илһам Шакиров вафат булган

Бүген татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров, озакка сузылган көчле авырудан соң, 84 яшендә вафат булган.

Татарстанның халык җырчысы Илһам Шакиров вафат булган, дип хәбәр итә "Татар-информ".



Татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров озакка сузылган көчле авырудан соң 84 яшендә бүген 16.00 сәгатьтә вафат булган.


Илһам Шакировны җирләүне оештыру буенча хөкүмәт комиссиясе оештырылган. Аны ТР премьер-министры Васил Шәйхразиев җитәкли.



Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туган.
Читайте нас в