Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
11 гыйнвар 2019, 17:11

Бүген – Халыкара “рәхмәт” көне

11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "рәхмәт" көне бәйрәм ителә.

11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "рәхмәт" көне (International Thank You Day) бәйрәм ителә.

"Рәхмәт" сүзенең барлыкка килүе борынгы гасырларга барып тоташа. Чит илләрдә бу көнне туганнарга, әти-әниләргә, башка якын кешеләргә кулдан эшләнгән открыткалар, чәчәкләр, төрле татлы ризыклар бирү гадәткә кергән.
Рус сүзе - "Спасибо" - "спаси Бог" сүзеннән алынган дип карала. Ә безнең "рәхмәт" сүзе гарәпчәдән килгән һәм "аяу", "кичерү" "мәрхәмәт итү" дип , яисә яхшылыкка җавап итеп әйтелә торган сүз итеп аңлатыла.
Чынлап та, телебездә "Рәхмәт"тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз.
Әйдәгез, бу көнне дә без бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик!


Читайте нас: