Төркемдәшләребез арасында нинди генә шөгыль белән мавыгучылар юк?! Тимергә, агачка “җан өрүчеләр”, бәйләм бәйләү, чигүне үз иткәннәр, төрле сувенирлар эшләүчеләр...
Нөркә авылында туып-үскән, әлеге вакытта Нефтекама шәһәрендә яшәгән Гөлназ Йосыпова бөтенләй ят шөгыльне үз иткән. Ул өендә әкәм-төкәмнәр үрчетә.
Инде Гөлназ Рәфит кызы кулындагы бу җан ияләренең саны меңнән арткан. Кызның әнисе Флидә Гыйндуллина сөйли:
—Кызыбызның бу шөгыленә 4-5 ел бар инде. Авылга кайткан саен аларны үзе белән йөртә. Баласыдай тәрбияи. Балаларын үстереп дусларына, танышларына бүләк итә (өләшә). Яшелчә, җиләк-җимеш ашата. Ашадан-аша күренгән махсус контейнерларда тота...
Белүемчә, әкәм-төкәмнәр бик нәзәкатьле җаннар. Аларны тәрбияләү үзе бер фәнгә тиң. Фән бу шөгыльне (әкәм-төкәмнәр белән дуслыкны) кохлеофилия дип атый. Бер-бер ана әкәм-төкәм 200-250шәр йомырка сала. Аларны тиешле темература режимы, яктылык, дымлылык белән тәэмин итәргә кирәк. Кыскасы, бу мавыгу тик уңганнар кулыннан гына килә торган эш. Ә бит педагог Гөлназ ханым тормыш иптәше белән менә дигән ике ул тәрбияләгән ана да!