Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
27 декабрь 2018, 17:51

Яшерен сөю

(Булган хәл) Фатима белән Гаязлар урам аша күршеләр. Гаязларда өй тулы шапшактай биш малай, ә Фатималарда сөйкемле дүрт кыз үсә. Туры килсә дә килер икән, кыз да, малай да бер үк елда, көндә дөньяга аваз салганнар.

Фатима белән Гаязлар урам аша күршеләр. Гаязларда өй тулы шапшактай биш малай, ә Фатималарда сөйкемле дүрт кыз үсә. Туры килсә дә килер икән, кыз да, малай да бер үк елда, көндә дөньяга аваз салганнар.
Күршеләр мәктәптә бер сыйныфта һәм дә бер парта артында утырып белем алдылар. Икесе дә бик тырышып укый, тәртипле, хас бертуганнардай берсе өчен икенчесе җан атып торыр иде. Бергә уйнау, дәресләргә әзерләнү, балалар киносына бергә җитәкләшеп йөрүләрне әйтеп тә торасы юк. Авылда аларга Ишәй белән Кушай дигән кушамат та тагып куйганнар иде әле.
Балачакта Фатима үткер, теремек, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел иде. Ә менә җиде-сигезенче сыйныфларга җиткәндә кызны алыштырдылар, диярсең. Сабырланды, үз эченә бикләнде. Буш вакытында матур әдәбият, сөю-мәхәббәт турында укуга бирелеп китте. Кыз хәзер күзләрен Гаяздан яшерә алмый башлады. Ул елмаеп караса да, кыз янып-пешеп, юк сәбәпне бар итеп башын читкә борыр булды. Әмма, үзе эчтән генә елмайса соң, дип көтә. Фатимадагы үзгәрешне ана сизми буламы соң? Ул кызын төрле яктан сөйләндерергә тырышып караса да, кыз бикле сандыктай, серләрен якын, сөекле әнисеннән дә ерак яшерде.
Бүген үсмер үзен-үзе дә аңламый, бөтен уйлары да гел Гаяз турында. Көндез аның янәшәсендә булса да сагынып бетә. Ә төн буена күрше малае белән саташып чыга. Имеш, балачактагы кебек, кояшлы көннәрдә көзге салып, Фатималар тәрәзәсенә кояш нуры көлтәсе төшерә дә тора. Үсмер кыз акылы моны аңламый шул, тәүге сөю хисләре, тәүге җилпенү, яшерен сөю аны берчә ялкыта, берчә моңайта. “Кайнар хисләрен Гаяз белеп-сизеп калыр да миннән көләр,” — дип курка.
Берчак шулай ук мәктәтән кайтып киләгәндә, Гаяз кызга тутырып карады да нидер әйтергә җыенуы булды, Фатима бу карашны күтәрә алмый, күзләреннән яшь тамчысы тәгәрәп төште. Һәм кыз битен учы белән каплап, үксеп елап җибәргәнче, диптер инде йөгереп капкадан кереп китте.
Кызның йөрәгендә нинди утлар дөрләгәнен Гаяз гына аңлый алмады шикелле.
Менә күршеләр сигезенче сыйныфны тәмамлады. Фатима шәһәргә штукатур – буяучы һөнәре үзләштерергә китеп барды. Ә Гаяз район үзәгендәге һөнәрчелек училищесына укырга керде.
Аерылышу сагышы ачы шул. Авылдан китү белән үк күршеләр бер-берсен сагына башлауларын сизде. „Хәзер инде көзгедән төшкән кояш нурын караучы да, иртән торып тышка чыксам күзем сезнең якларда, дигән такмакны ишетүче дә юк”, — дип юксына егет белән кыз икесе ике якта.
Ялга кайткач очрашуларында хисләре турында ләм-мим. Кыз егеттән көтә, үзе сүз башларга кыймый. Бигрәк әдәпле шул. Әнисе дә Фатиманы: „И-и, кызым, нигә шул чаклы юаш син. Әзрәк кыюрак бул, әрле әрләнгәнче, әрсез ашап бетерр, дигәннәр олылар. Болай әдәп саклап яшәсәң,бәхетеңнән колак кагуың бар. Күреп, сизеп торам бит, Гаяз да, син дә бер-берегезне яратасыз. Нәрсә көтәсез, яшегез бит яшь аргамактай алга чаба. Ярар, ул кыюсыз икән, син үзең беренче адым яса. Бала табу, багу бер вакыт кына бит!” — дип үз фикерен ярып салды. Ләкин кыз бу очрашуда Гаязга: “Мин сине нык-нык яратам, әйдә бергә булыйк, өйләнешик”, — дип әйтергә булдыра алмады инде. Ярар инде, икенче кайтуда әйтермен, күпне көткәнне азга гына түзәрмен әле, дип уйлады ул.
Ни аяныч, әмма гомер елгалары борылышлары көтмәгәндә борылып куйды. Фатиманы дус кызы туйга чакырды. Барасы да килмәгән, аягы да тартмаган иде дә соң. Бик ялынып сорагач-чакыргач, мәҗбүр итеп дигәндәй барды шул. Барды һәм ялгышты. Бер бик чая-шомарган егет кармагына эләгүен сизми дә калды.
Гомергә дә аракы авызына да алмаган кыз, кыстауларга каршы тора алмады. Күп тә түгел, 1—2 рюмка тирәсе. Эчте шул, эчте! Һәм шушы төн аның язмышының астын-өскә әйләндерде. Тәмле телле, мең, вәгъдәләр бирергә өйрәнеп беткән, балыктай шома егет бер ай тирәсе ялкынлы “сөюен” бүләк итеп йөреде дә, ничек табылды, шулай кинәт суга чумгандай юкка чыкты.
Ә мескен кыз бала алдануы өстенә тагы да авырлы булып калды. Нәкъ кап-кара урман эче, кайгы кочаклаган Фатима. Башны ташка орып булмый шул. Якты дөнья белән хушлашырга уйлап бетергәч, ниндидер көч, “ә әниең-әтиең ничек түзәр бу хәлгә” — дип искәртте. Фатима хәле үтә мөшкел булса да туачак сабые гомерен өзмәскә карар итте. Бәлки, ул минем киләчәк бәхетем булыр, Ходай кушса, дип уйлап авылга кайтып китте.
Кыз әнисе кочагына сыенып, түгелеп барысын да сөйләп бирде. Ана кешенең бер акыллы киңәше мең данә алтынга тиң шул.
—Бала бәгырь ите. Кызым, курыкма, тусын. Ничек тә кеше итәрбез. Ә менә Гаязга хыянәтеңне үзең гомер буе кичерә алмаячаксың. Беркайчан да, беркайда да үзеңне-үзең алдап булмый ул. Шуңа күрә, Гаязга барын да дөрес итеп сөйләп бир. Ул акыллы, тәүфиклы бала. Аңлар, яратса гафу итәр. Бәла адәм башуннан йөри. Кем белән генә мондый хәл булмас.
Фатиманың кайтканын белеп, Гаяз үзе килеп керде. Кызның елап шешенеп беткәнен күреп аптырап китте.
–Кем минем күршемне обижать иткән. Хәзер кирәген бирәбез аның, — дип кызны кочаклап алды. Ә кыз шуны гына көтә иде бит. Тагы да ныграк үксергә тотынды.
Җәйге җылы кич. Күктә йолдызлар күз кыса. Нәкъ аңлашу, серләшү, киләчәккә хыяллар өстәү өчен иң матур мәл. Яшьләр төнозыны хисләр дәрьясында кайнады, гүя, язгы ташкын ургылып ташты, акты, тынычланып калды. Гаяз башта кызны тыныч кына тыңлады. Аннан соң инде:
—Без бит бер җан булып яралган. Бәхетле булу өчен туганбыз. Минем кыюсызлыгым, элегрәк сөюемне белдерә алмаганым өчен гафу ит, Фатимам. Ә мин сине беләм, аңлыйм, кичерәм. Икебез дә яшерен сөю белән яндык, әмма әйтергә базнат итмәдек. Бүген мин бөтен дөньяны яңгыратып кычкырам, яратам, яратам, яратам, — дип сөрән салып кызны күтәреп әйләндерергә тотынды. — Без бүгеннән бергә, мин сине беркая җибәрмим.
Офыкта кызарып алсу таң ата. Яшьләрнең беренче бәхет таңы. Таң белән бергә, Гаяз сөйгәнен өйгә алып кайтты. Ишектән керә-керешкә:
—Әни, котла, мин бәхетле, Фатима — кәләшем, синең киленең. Фатихаңны бир, әнием, кадерлем, — дип егет белән кыз ананы икесе ике яктан кочаклап алды.
—Газизкәйләрем минем! Күпме көттем бу көнне. Бик бәхетле булыгыз. Бер-берегезне санлап, кадерләп яшәгез. Сөю, чынлап ярату хисе шулкадәр көчле ул. Саксыз кагылсаң, уала. Гомер буе саклагыз мәхәббәтегезне. Фатихам шушы, балакайларым.
Фируза СИРАЕВА.
(Билгеле сәбәпләр белән исемнәр үзгәртеп алынды).
Читайте нас: