Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
26 декабрь 2018, 22:40

Ел башыннан Интернет бәяләре арта

Ел башыннан Интернет бәяләре арта

2019 ел башыннан Русиядә мобиль Интернетка бәяләр артуы фаразлана.


“Content Review” җитәкчесе Сергей Половников сүзләренә караганда, “Яровая законы” эшли башлагач һәм өстәмә бәягә салым 18дән 20 процентка кадәр артканлыктан, Интернетка бәяләр үсүе мөмкин.


Кайбер мобиль операторлар үз абонентларына хезмәт күрсәтү бәясе күтәрелүе турында хәбәр итте дә инде.


Тикшеренү мәгълүматларына караганда, илдә мобиль Интернет гигабайтының бәясе 55,5 сум тәшкил итә. 2018 елның маеннан әлеге күрсәткеч 15 процентка кимеде.


Чагыштыру өчен: дөньяда мобиль Интернетның уртача бәясе 269,3 сум дәрәҗәсендә.


Чыганак: "Кызыл таң"
Читайте нас: