Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
7 декабрь 2018, 15:58

9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне

9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне

9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне


Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителә hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнә. 2003нче елда коррупциягә каршы Конвенциягә кул куела. Әлеге документка имза куйган илләрдә ришвәтчелеккә бәйле эшләр жинаять кылу буларак кабул ителә. Русиядә иң беренчеләрдән булып Конвенциягә кул куела.

Агымдагы елда район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы закончылыкның үтәлешен тикшергәндә 52 закон бозу очрагы ачыкланды. Аларны бетерү йөзеннән 32 протест жибәрелде, 17 язма гариза кертелде. Алар каралган вакытта 17 вазифалы кеше — дисциплинар жаваплылыкка, 2 вазифалы шәхес административ жаваплылыкка тарттырылдылар. Прокурор тикшерүләре материаллары буенча бер жинаять эше кузгатылды.

Район прокуратурасының язма гаризасы нигезендә, судның гаепләү приговоры үз көченә керүгә бәйле, Иске Янбай авыл биләмәсе авыл советы депутатының вәкаләтләре туктатылды.

Элекке дәүләт хезмәткәрләрен законсыз рәвештә эшкә жәлеп иткән өчен ике вазифалы кеше 20 мең сум штраф күләмендә административ жаваплылыкка тартырылды.

Ришвәт бирергә тырышканы өчен бер кеше хөкем ителде. Гражданин С. юл йөрү кагыйдәләрен бозып, үзенә карата административ хокук бозу турында протокол төзетмәс өчен полиция хезмәткәрендә ришвәт тәкúдим итә. Юл хәрәкәте инспекторы жинаять жаваплылыгы хакында искәртсә дә, ул бүләкләү булачак дип үгетләп, администртив протокол төзетмәскә үгетли.

Суд карары нигезендә гражданин С. гаепле дип танылды hәм жинаять жаваплылыгына тарттырылды.

Коррупциягә бәйле башка очракларга тап булсагыз, кичекмәстән район прокуратурасына хәбәр итә аласыз.

Булат ГАЛИӘКБӘРОВ,

район прокуроры.
Читайте нас: