Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
7 ноябрь 2018, 16:53

Ат — атка, зат затка тарта...

Җәйге иртә. Авыл халкы көтү куа. Малларын озатканнан соң ир-атлар үзләренә бер төркем, хатын-кызлар үзенчә берләшеп хәбәрләрен барларга керешә. Төртмә тел белән чагышырга яраткан Хәтирә бераз елмая биреп, бик тә ихласлап яңалык әйтеп салды: —Ишеттегезме әле, ахирәтләр, зав җилдән килгән оныгы белән яраткан кызы — Зөлфияне алып кайткан, ди кичә кич.

Җәйге иртә. Авыл халкы көтү куа. Малларын озатканнан соң ир-атлар үзләренә бер төркем, хатын-кызлар үзенчә берләшеп хәбәрләрен барларга керешә. Төртмә тел белән чагышырга яраткан Хәтирә бераз елмая биреп, бик тә ихласлап яңалык әйтеп салды:
—Ишеттегезме әле, ахирәтләр, зав җилдән килгән оныгы белән яраткан кызы — Зөлфияне алып кайткан, ди кичә кич.
–Әһә, шулай шул, дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса. Завка шул кирәк. Күпме дояркаларны елатты, кем аның белән йокламый, шуның сөтен кисеп, йокламаганга яза килде. Ә ничә гаилә таркалды да, ничәмә ничә нәкъ үзенә охшаган бер гаепсез балалар үсә, ә? — дип эченә җыелган ачуын чыгарып тезде гомер буе фермада савучы булып эшләгән Кәшифә апа. — Зөлфиясе бик акыллы кыз иде дә соң. Алданган икән, сабыем. Атасының гөнаһлары өчен рәнҗешләр, күз яшьләре төшкәндер, мөгаен, кызга, — дип жәлләп тә алды. „Бу хәл чынлап та дөрес микән соң?” — дип аптырашкан хатыннарның берсе әллә юри, әллә уйлап әйтә салды:
—Ә мин болай уйлыйм. Завның бите пычранды инде пычрануын, әмма, бала малай икән бит. Байлык, дөнья малын калдырырга да ир заты кирәк. Зав та гомер буе азгынлыкта йөри алмас, дәрте-гайрәте шиңәр.
Зав дигәннәренең мулла кушкан исемен күп кеше белми дә торгандыр әле. Харисҗан исемле ул. Озак еллар фермада мөдир булып эшләгән, колхоз рәисенең уң кулы булган, беркемнән дә курыкмаган, сүзе дөрес булмаса да, дөрес дип исбатлап, дөньяның арт ягына тибеп яшәгән кеше ул. Бер сүз белән әйтсәк, авылны кулында тоткан мөдир. Аның хатыны да ел әйләнәсенә резин итектән өшеп-туңып сыер саумый, ә төшемле җылы урында — колхоз ашханәсендә пешекче.
Үтә сабыр аның хатыны. Авыл өстендә төрле хәбәрләр йөреде инде йөрүен. Кайсына ышанды ул, ә кайсын юкны тузгыталар, янәсе. Әнисе мәрхүмәнең киңәшен тотып яши бирде. „Кызым, кияү таба-китерә. Син йомырка эчендәге сары кебек рәхәт тормышта яшисең. Кемдер кебек теге юк, бу җитми, дип интекмисең. Йөрсә ни, йөри бирсен. Үссә ни балалары, үссен әйдә, хәленнән килгәч. Кайсы түрә йөрми дә, кайсысы туйдырганчы эчми соң, әйт әле. Ишетмә дә, күрмә дә, үзеңчә яши бир. Эчең тулы ут янса да, тышка чыгарма, киресенчә, елмаеп тор. Йөрер, йөрер дә кайтыр, сыер да, үгез дә ашаган йортына кайта”.
Шушы киңәшне тотып, тыныч кына яши бирде хатын. Зөлфияләре бик акыллы, чибәр кыз булып буй җиткерде. Әтисе кебек баянда уйный, матур җырлый, бии. Сәхнәдән төшми. Авылдашлары да, укытучылар да Зөлфияне „коеп куйган артист” дип күзалладылар.
Әмма, Зөлфиянең теләге чынга ашмады. Әтисе аңа: „Артист тормышы тормыш түгел ул. Ил буйлап, сәхнәдә җыр сузу. Кирәкми. Акчаны син сорама, сиңа китереп бирсеннәр ул. Яшәүнең асылы менә шушы, белеп кал,” — дип кызны сәүдә техникумына укырга урнаштырды.
Беренче елда кыз бары тик укуны гына алга куйды. Сәхнәгә басасы бик килсә дә, түзде. Ә икенче курста инде техникум сәхнәсенең бизәгенә әверелде. Ул бөтерелеп биеде, моңлы итеп җыр да сузды. Баян телләрен сайратты. Бар тамашачы тел шартлатып, рәхәтләнеп алкышлады. Сәхнәдә танышты ул егет белән. Алар парлашып биеде дә, җырлады да. „Пар сандугач” дигән кушамат та тагып куйдылар үзләренә. Дуслык мәхәббәткә әверелде. Мәңге бергә булырга, өйләнешергә сүз куешты яшьләр.
Кинәт кабынган мәхәббәт уты шырпы сызгандагыдай сүнде дә куйды. Дөнья шулай инде, нихәл итәсең. Дүрт аяклы ат та абына. Зөлфиянең көмәнле икәнен белгәч тә егет суга төшкәндәй югалды. Матур уенчык белән уйнап туйган бала кебек.
Кара кайгыга батып, үзен кая куярга белми йөргән кызны беркөнне вахтёр апасы туктатты.
—Йөзең качкан, кызым, ниләр булды? — дип йомшак кына сорагач, кыз, түзмәде, елап җибәрде. Аннан бераз тынычлангач кына барын да тезеп сөйләп бирде.
—Буласы булган инде, Зөлфия. Хәзер йөрәк астында типкән сабыең өчен яшәргә, кайгы җиленә каршы басып көрәшергә кирәк. Менә күрерсең, бик тә бәхетле әни булырсың әле. Бәлки, әти дигән кешесе дә акылына килеп, гафу үтенер, туй ясарсыз. Курыкма, чыда, түз. Авырлык уза ул. Ходай гына ташламасын, — дип киңәшләрен бирде. — Аннан, әти йортына кайтасың килмәсә, үземдә яшәрсең. Мин бит ялгыз, балаларым еракта, — дип тә өстәгәч, Зөлфиянең күңеле күтәрелеп китте.
Шәһәр Каф тау артында түгел. Кыңгыраулы хәбәр авыл өстенә таралды. Берәүләр шатланып, берәүләр пошынып, кызны жәлләде һәм әкрен генә мөдир гаиләсенең җилдән килгән сабыйны ничек кабул итүен көтте.
Ана кешене чалт аяз көнне яшен суккандай булды. Хәбәрдән ул бөгелеп төште.
—Син оятсыз, азгын. Хатыннарның рәнҗүе балама төште. Балакаем башына сиңа аталган каргышлар гына төште инде, җир бит,— дип әрнеп-әрнеп елады ана. – Ничекләр генә кеше күзенә күренербез инде. Хәзер йөзгә бреп әйтерләр...
Ә мөдир, борчылыр урынга, куанды гына. Бирешергә уйламады. Хатынын үртәде генә:
—И-и, әнкәсе, син миңа малай бүләк итәлмәгәнгә, Ходай үзе бирде. Рәхмәт Зөлфиямә. Хәзер минем нәселем — затым дәвам итә. Бала карамаган кеше түгел әле без, рәхәтләнеп үстерәбез аны, исемен дә үзем кушам. Тәүфик була ул! — дип сөенеченнән чәбәкәйләп куйды.
Зөлфия, сабыйны бала тудыру йортыннан алып кайтып бераз вакыт үтүгә, укуын дәвам итәргә китте. Ә Тәүфик, әкияттәгечә, ай үсәсен көн үсте. Бик матур, таза булып, зур әти, зур әниләрен үз әти-әнисе дип белеп үсте. Зөлфияне укып беткәч ерак районга эшкә җибәрделәр һәм ул бик сирәк кайтып йөрде.
Мөдир Тәүфикны бик иркәләп, яклап үстерде. Малай әнисенә охшап матур җырлап-биесә дә, баянда әйбәт кенә уйнаса да, әтәчләнергә, сугышырга да һәвәс иде. Малайлар аңа атап такмак җырлый башласалар, үпкән-кочкан, җилдән килгән җилгә очкан, сиңа шул да җиткән, диюне ишетү белән тегеләргә очп кунып кирәкләрен бирә торган булды. Үзе һичкайчан зур әтисенә кайтып эләкләшмәде, сугыша да дуслаша торган булып үсте. Үсмер чагыннан алып егет корына кергәнче кызлар өчен җанын бирергә әзер. Әгәр берәрсе ул күз төшергән кызга дәшсә, бетте инде. Өлеш төшә. Шулай булмаска ни, мөдир аны аздырды шул. „Мах” бирмә, гел беренче бул”, дип өйрәтте. Башта „Минск”, аннары „ИЖ-Планета” мотоциклларында кызлар утыртып йөреде. Барысына да татлы мәхәббәт сүзләрен кызганмады. Сихри төннәрен бүләк итте күбесенә. Кызлар үзләре дә юхаланып кына торды шул егет янында. Солдатта булып, водитель һөнәрен үзләштергәч. Колхозның өр-яңа бензовозына утырып алгач, егетебез бөтенләй шашты. Чәчәктән чәчәккә кунган күбәләктәй, әле бер кызны алып кайтып, 2-3 ай яшәде дә, кире илтеп куйды, әле икенчесен, аннан — өченчесен. Кайсы белән никах укытты, кайсына — юк. Зур әти, зур әни сүзен колагына да элмәде. „Яшьлек бер генә, кадерен бел генә,” — дип җибәрде. Шулай мәхәббәт диңгезендә йөзә торгач, утыз яшькә дә җитте. Ни гаилә, ни бала, ни хатыны юк. Ә аның яшьтәшләре гөрләтеп дөнья көтә, итәк тутырып балалар үстерә. Аның да балалары үсә, бары тик ятим көндә. Санасаң, мөгаен, дистәгә туладыр, дип уйлый башлады Тәүфик. Болай ата каз шикелле йөреп булмас — җитәр инде, берәрсен кәләш итеп алырга кирәк. Кирәк тә соң, әмма аны якын-тирә авылларда беләләр шул инде. Кода җибәргән һәрберсеннән „отказ” ала торды. Инде нишләргә? Әти-әни дип үскән зур әти, зәр әнисе дә олыгайды, аларга да ярдәм кирәк.
Шул чак шәһәрдә яшәүче туганнары, ире автоһәлакәттә һәлак булган, өч яшьлек кызы белән калган тол хатынны димләделәр. Тәүфик аларны күргәч тә ошатты. Нишләмәк кирәк, мәхәббәт күбәләгенең канатлары өтелеп бетте. Алар өйләнешеп яши башладылар. “Күз тимәсен берүк, улыбыз да акылга утырды шикелле,” — дип көрсенде ата белән ана. Инде монысы белән яшәрләр, шәт. Гомерем буе үзем азгын булдым, улым миннән бише белән арттырды. Кем гаепле? Минме, улмы?
Олыларның бары да кан аша, ягъни зат (ген) аша бирелә дигән әйтеме дөрес. Үз уйлары-үкенүләре мөдирнең баш миен бораулады да, бораулады...
Фируза СИРАЕВА.
Читайте нас: