Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
28 октябрь 2018, 00:01

Әбиметр

Ни өчен шәһәр карчыкларын "әбиметр" диләр?

Сезнең шундый үлчи торган прибор турында ишеткәнегез юк¬мы әллә? Авылда ул бик үк дөрес “эшләми”. Чөнки авыл әбиләренең капка тө-беннән башка да тавык чүпләп бетермәслек эшләре күп. Көннәр җылыта башлау белән бигрәк тә. Оя-оя каз-үрдәге янына шәһәрдән вак-төяк оныкларны да алып кайтып ташлыйлар. Ә менә шәһәр әбиләре чын-чынлап әбиметр.


Дүрт яктан ун катлы йортлар әйләндереп алган ишегалдын күз алдына китерегез. Анда нибары ике эскәмия бар. Кичен бала-чагалары ком туздырып уйнап йөргәндә, әти-әниләр шунда ял итеп ала. Ә иртән һәм көндез анда... әбиметр эшли. Ничек итепме? Бик гади генә.


Иртән-иртүк кеше эшкә ашыкканда, эскәмия буш була әле. Көн төшкә таба авыша башлагач, анда якын-тирә йортлардан әбиләр чыгып утыра. Дистәдән артык әби җыелган икән, бу — бик яхшы фал. Димәк, урамда җылы, җилсез, кыскасы, шәп көн. Һич курыкмыйча, җәйге матур күлмәгеңне киеп чыксаң да була. Дөрес, әбиметр шушы минуттагы һава торышын гына күрсәтә. Юка күлмәктән чыгып китеп, кичкә туңып кайтуың да ихтимал. Хәер, анысына әбиметрны гаепләп булмый инде, урам термометрлары да шулай ук эшли бит: хәзерге температураны гына үлчи.


Әгәр эскәмиядә әбиләр бар, ләкин азрак икән, димәк, урамда температура бераз түбәнрәк, җиләс. Мондый көнне яшьрәк әбиләр генә чыгып утыра. Өлкәннәре җилле көндә өйдән чыгарга тырышмый. Җылы җил боз эретә, дисәләр дә, карт сөяккә җылы җил дә тиюе бар. Аннан һава торышының кинәт үзгәреп куюы да куркыта аларны: кисәк яңгыр ява башласа, өйгә ашыга-кабалана керәсе була. Егылып ятуың бар, Алла сакласын, бәла аяк астында бит.


Эскәмиядә әбиләр утырганда, һава торышын чамалавы кыен түгел. Әбиләр булмаса, яманрак менә. Эскәмия буш икән, димәк, салкынча һәм җилле көн. Чалбар, калынрак курткасыз чыгып китмә, кулчатырыңны да ал, ди кебек миңа буш эскәмия. Әмма бер вакыт шулай чыгып китеп, тирләп-пешеп кайтканнан соң, әбиметрның кайбер көн¬нәрдә дөрес эшләмәвенә игътибар иттем. Көн җылы, кояшлы, матур, ә эскәмия — буш... Кайда булыр бу әбиләр? Унбишенә берьюлы кунак килә алмый, барысы бергә анда-монда да китмидер инде?! Алайса, нигә эскәмия буш?


Беркөн узып барышлый сөйләш¬кәннәре колагыма чалынды. Баксаң, әбиметрның көне-көне белән “ватылуының” сәбәбе бар икән.


— Иртәгә төштән соң гына чыгам, кызлар. Малышеваны карыйсым бар. Йөрәк чирләре турында сөйләячәкләр. Иртән чәй эчкәндә рекламасын күреп калдым. Бу арада сул ягым гел чеметеп-чеметеп ала, йөрәк түгелме икән, дип шикләнәм. Вәт, иртәгә диагноз куясым бар. Так шты, мине көтмәгез.


— Йөрәк турында сөйли, дисеңме... Кара, минем карт та сул ягын уа бу арада. Чыкмамдыр, ахры, үзем дә. Узган атнадагы Малышева да файдага булды, Хәлимә. Әле ярый алдан әйтеп куйдың. Яшел чәйне бик фай¬далы, дип сөйләде бит. Бәй, оныттыңдамы инде? Яшәртә, ди яшел чәй. Бабай белән көн саен шуны чөмерәбез хәзер.


Мин әбиметрга ышанып, яхшы гына киенеп чыгып киткән 25 градуслы көнне дә шулай алдан сөйләшенеп, Малышева тапшыруын караганнардыр, күрәсең.


Көне-көне белән ватык сәгать кебек алдаса да, әбиметрлы ишегалды рәхәт ул. Комлыкта уйнап йөргән балаларга, үткән-сүткән машиналарга күз-колак та бит әле алар. Ә менә эскәмия көн дә буш торса кыен. Күңелгә ямансу булып китә. Ишегалды ятим калгандай бу¬ла. Быдыр-быдыр сөйләшкән, ара-тирә көлгән тавышлар да ишетел¬мә¬гәч, җитмәсә, бала-чага да уйнап йөрмәсә, ишегалды тынып кала. Күңелсез андый көннәр... Әбиметрсыз калганчы, буш эскәмиягә алданып, эсседә тирли-тирли йөреп кайтуың мең артык...
Чулпан ГАЛИЕВА.

Читайте нас: