Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
18 октябрь 2018, 18:22
Тәмәке кабының тышы күзне кызыктырырлык булмаячак
Тәмәке тартуга каршы көрәшнең яңа ысулын уйлап тапканнар.
Тәмәке тартуга каршы көрәшнең яңа ысулын уйлап тапканнар
.
Илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тәмәке кабы тышындагы тамгаларны һәм рәсемнәрне алырга киңәш иткән. Күзне кызыктырып тормасыннар! “Әле күптән түгел генә Русия тәмәкене иң күп тартучы илләр исемлегендә иде. Тәмәкегә каршы законнар кабул ителү нәтиҗәсендә, россиялеләр арасында тәмәкечеләр саны 20 процентка кимеде”, – дигән министр.
Билгеле булганча, 2014 елда Русиядә әлеге юнәлештә чаралар күрелә башлады, шул исәптән тәмәкегә каршы кануннар кырысланды. Былтыр исә илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы 2022 елга кадәр исәпләнгән документ кабул итте. Аның нигезендә россиялеләр арасында тәмәке тарту күрсәткечен 25 процентка кадәр киметү күздә тотыла.
Бу өлкәгә бәйле чираттагы яңалык якын арада ук гамәлгә кермәгәе. “Тәмәке кабы тышындагы тамгаларны һәм рәсемнәрне алып, җитештерүчесе төрле булуга карамастан, аның маркасын бертөрле язу тәкъдиме бар. Күп кенә чит илләрдә мондый тәҗрибә кулланыла инде. Аның нәтиҗәлелеге дә расланган”, – дигән Вероника Скворцова. Министр әйтүенчә, дөнья күләмендә барлык үлем очракларының биштән бере тәмәке тартуга бәйле.
Моңа кадәр тәмәке сатып алу яшен 18дән 21гә кадәр күтәрергә тәкъдим иттеләр. “Кешегә бөтен хокуклар да балигъ булу яшеннән үк бирелми бит. Мәсәлән, коралны 21 яшьтән генә сатып алырга рөхсәт ителә”, – дип аңлаткан яңалыкны уйлап табучылар. Яшь чакта тәмәке тартмаган кеше олыгайгач бу начар гадәткә өйрәнми, дип тә өстәгәннәр. Тәмәке сату урыннарын кечкенә кибетләрдән зур сәүдә үзәкләренә күчерү мәсьәләсендә фикер алыша башлаганнар инде.
"Заман сулышы"
ннан.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде