Алдагы көннәр җылы булырмы?
Синоптиклар ял көннәренә кадәр фараз кылды. Иртәгә республиканың көнчыгыш төбәкләрендә карлы яңгыр явуы ихтимал. Шулай да көндез һава температурасы +9 градуска кадәр күтәреләчәге көтелә.
Җомга көнне дә урыны белән җепшек кар явачагын фаразлыйлар. Төнлә һава температурасы -3,+2 градус чикләрендә булуы көтелә. Көндез +11 градуска кадәр җылытачак.
Бу көннәрдә җил башлыча төньяк көнбатыштан исәчәк. Димәк, Мәскәүдәге “әбиләр чуагы”на өмет итәсе юк.