Балтач таңнары
-23 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
26 сентябрь 2018, 11:30

Көнтүгештән чыкканнарны авылда өмәдә көтәләр

Бу атнаның шимбәсендә, 29нчы сентябрь көнне, Көнтүгеш авылының Югары оч зираты территориясен чистарту буенча зур өмә үткәрү планлаштырыла.

Бу атнаның шимбәсендә, 29нчы сентябрь көнне, Көнтүгеш авылының Югары оч зираты территориясен чистарту буенча зур өмә үткәрү планлаштырыла.
Бу көнне үләннәрне чабу, куакларны кисү, әйләнәгә утыртылган тимер баганаларны тигезләп утырту, чүп-чар тазарту эшләрен башкару көтелә. Җәр кешенең эш кораллары белән кайтуы сорала.
Якыннары, туганнары җирләнгән мәңгелек йортны тәртипкә китерү өмәсендә авылдан чыккан, Иске Балтачта җәм башка авылларда яшәгән авылдашларның актив катнашуы кирәк.
Көнтүгеш авыл җирлеге Хакимияте.