Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
24 сентябрь 2018, 16:30

Сиксән дүрт яшьлек Хәмдүнә апа якыннарының каберләренә юлны онытмый

Көнтүгеш авылында гомер иткән хезмәт ветераны, картлык көнендә япа-ялгызы калган Хәмдүнә апа, һәр елны, кар сулары китеп, җир өсте кибүгә, зиратка юллана.

Көнтүгеш авылында гомер иткән хезмәт ветераны, картлык көнендә япа-ялгызы калган Хәмдүнә апа, һәр елны, кар сулары китеп, җир өсте кибүгә, зиратка юллана.
Авылның Югары оч зиратында җирләнгән карт әтиләре, карт әниләре, ата-анасы, тормыш иптәше Зәбир абый, каенанасы, иртә югалткан ике улының, туганнарының каберләрен тәртипкә китерә. Рәшәткәләрен буйый, чәчәкләр утырта... Җәй буе игътибарыннан читтә калдырмый мәңгелек йортны Хәмдүнә апа. Көз җиткәч, мәңгелек йокыга талган газизләренең каберләре тирәсен үскән үләннән азат итә.

Мин Хәмдүнә апаны 16нчы сентябрь көнне авыл зиратында иске рәшәткәләрне сүтеп яндырган зур өмә көнендә фотога төшереп алдым. Кулына чалгысын, янугычын тотып ул да зиратка килде, гадәти шөгыленә керткән эшне башкарды. Авылда каберләрен тәрбияләп торыр кешеләре булмаган танышларының каберләрен чүп-чардан тазартырга, кулыннан килгән кадәр тәрбияләргә дә үзендә көч таба Хәмдүнә апа.
—Килгән саен, арабыздан киткән авылдашларны барлыйм. Үткәннәрне хәтеремдә яңартам. Җирдә, илдә тынычлык булып, һәр кеше сәламәт яшәсен, бер генә ата-ана да бала кайгысын кичермәсен, дип телим, — ди олы йөрәкле авылдашым.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: