Алай гына да түгел, шушы иректә йөргән малларга кагылышлы тема авыл җирлекләренең иң авырткан проблемаларның берсе. Ел дәвамында малларын иректә, караучысыз йөрткән кешеләргә административ протоколлар төзелә. Тик ни гаҗәп, безнең халыкны гел административ протокол төзеп, штрафка тарту белән генә куркытып булмый. Аңлатырга тырышулар, кат-кат сөйләшүләр алып барулар да нәтиҗә бирми, ди урындагы җирлек башлыклары. Җирлекнең көтүлек җирләре, болыннары җитәрлек булса да, ни өчендер күпчелек кеше малын көтүгә чыгарганда, берничә хуҗаның малы иректә йөрергә тиеш булып чыга...
Федераль трассадан үткәндә көтүе белән сарык маллары килеп чыгып юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп булырга да мөмкин, югыйсә. Ә кәҗә малларының, ишеге ачык калганда административ биналарның күтәрмәләренә үтеп кергән чаклары да бар, хәтта...