—Римма! Коткар, зинһар, — дип килеп керде озак еллар фермада савучы булып эшләгән ахирәте Асия.
—Кызымның Уфадан ияртеп кайткан ахирәтен егете ташлап киткән. Ике күрәзәчегә бардык инде, адарга ышанмыйм. Миңа мари апа булсын, ди. Мин сине күрәзәче, дидем. Әле урамдалар. Сөйләшеп чыгам дип кердем.
—Асия, исәрләндеңмени? Мин ниди күрәзәче булам инде...
—Римма, коткар, башка кешегә аның артыннан йөрер хәлем юк. Тыңлап бетерерсең дә: „Кайгырма, бергә булырсыз”,— диярсең, тынычланыр. Әй, Римма, үзем булсам белер идем дә нәрсә дип әйтергә!
Асия сөйләнә-сөйләнә Римманың башына яулык китереп ябындырды, аягына оекбаш кидерде. Кулына бәйли башлаган оекбашын китереп тоттырды. Диван почмагына бәләкәй мендәр ташлап китереп утыртты.
Асия эшләгән дәвердә дә бик шаян, тапкыр ахирәт иде. Аның белән килешергә була.
Римма, диван читенә утырып, оекбашын бәйли башлады. Асия, хәзер кунакны кертеп җибәрәм, дип чыгарга ашыкты.
Өйгә яшь, чибәр кыз килеп керде.
—Здравствуйте, тётя Римма!
Римма, сәламен кабул итеп, диванга утырырга чакырды.
—Какие проблемы?— дип сорады.
—Баба Римма, у меня несчастье, ушёл к другой любимый парень.
Хуҗа хатын, кызны бүлеп сорап куйды:
—Он в первый раз тебя бросил?
—Второй... — диде кыз, башын иеп.
—Минем мәрхүм әти белән әни бер көн дә бер-берсен ташламый яшәделәр. Без дә, Аллага шөкер, сүзгә килешеп китсәк тә, ташлап китү башка да кермәгән.
„Кайгырма, бергә булырсыз...” диясе сүзен „онытып”:
—Ты молодая, симпатичная, не думаю, что ты глупая. Забудь о нём навсегда. Ты встретишь свою любовь, будут у тебя дети, тебя ждёт счастливая жизнь, — диде.
Йөзенә алсулык йөгергән кыз, уйланып торды да янә сорап куйды:
—Баба Римма, у меня ещё один вопрос есть. Мой папа умер. Мама живёт с сожителем. У мамы свое дело. Он требует его прописать и бизнес оформить на него.
Римма, күрәзәче роленә кереп беткән хәлдә:
—Пусть даже не смеет. Он вас „кинет”, поняла? — диде.
Кыз саубуллашып чыгып китте. Бу хәл Римманың хәтереннән дә чыккан иде. Ике ел үткәч, колхоз үзәге урнашкан авылга баргач, Асия ахирәтен очрады. “Әйдә, безгә керәбез, чәй эчеп кайтырсың. Сиңа Уфадан теге кыз күчтәнәч җибәргән. Баба Римма әйткәнчә булды барысы да,” — дип әйтергә кушкан. Бик яхшы кеше очрап тормышка чыккан. Бер яшьлек малай үстерә. Бик шат, бик бәхетлемен дигән. Ә әнисе турында аерым әйткән. Ул, син әткәнчә, эшен бергә яшәгән ир исеменә күчермәгән. Тегесе чыгып киткән. Бер ялганчы бәндә булып чыккан...
Римма, бу хәлне әле дә елмаеп искә ала.
—Минем бит күрәзә кылу сәләтем юк. Үзем һәм карт зур әниләрем тәҗрибәсеннән чыгып кына киңәшләр биргән идем, — ди.