Русия халкының дүрттән бер өлеше генә үзебезнең илдә җитештерелгән автомашиналарда җилдерә.
Яңа Дүртекәйдә яшәүче Самигулла Изибаеров безнең ил автосәнәгатен яклаучыларның берсе, дип әйтергә тулы нигез бар.
Соңгы вакытта чит илдә җитештерелгән автомашиналарга тартылганда, ул үзебезнең илнең “корыч ат”лары күпкә ышанычлырак, дигән фикердә.
—“Москвич” минем мәхәббәтем. Минем беренче автомашинам да шушы марка иде,—ди Самигулла Изибаеров, әлеге вакытта үзе „йөгәнләгән” „М-412”не мактап.
1996 елда конвейердан чыгарылган автомашина. Заманча автомобильләрдән һич калышмый. Хәтта багажник ишеге дә пульт ярдәмендә генә ачыла.
—Беркадәр вакыт „Тойота” автомашинасында йөрдем. Чит ил автомашиналары яңа чагында гына уңайлы һәм чыгымсыз кебек ул. Ватылып йөдәтә башласамы... Алмаш өлешен дә кайчак табып булмый. Шундый проблемалар килеп тугач „Тойота”ны автохламга озатырга туры килде. Ә урынына, күп уйлап тормадым, Ижевск шәһәренә бардым да, шушы автомашинаны алып кайттым. „М-412”ем икенче ел инде үземә игелек күрсәтә. Ерак юлга чыксам да, ватылып кыен хәлдә калдырганы юк, — ди Самигулла Изибаеров чит марка автомашиналардан ерак торырга киңәш итеп.