Балтач таңнары
-5 °С
Болытлы
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
17 сентябрь 2018, 17:53
Көнтүгеш тирәсендәге урманда аю күргәннәр
Шушы көннәрдә Иске Балтачтан Көнтүгеш авылы тирәсендәге урманнарга гөмбә җыярга баручылар аю күргәннәр.
Табигать кочагына көз көннәрендә дә сукмак өзелми. “Тыныч ау”ны үз итүчеләр урманнарга тартыла. Гөмбә сезонын кулдан ычкындырмаска тырышалар.
Бу мәлне урман хуҗалары да активлаша. Бигрәк тә кышкы йокыга талыр алдыннан май туплап аюларның ныклап тукланган чагы. Урманда кыршый җиләк-җимеш, гөмбә булганда аю кешегә тияме ни, дигән булалар да ул. Аңа аксымлы азык та кирәк бит әле. Менә анысына мохтаҗ чагында ерткыч кешене дә читләп үтми.
Үзенең гәүдәсен тоту һәм йокы сезонына май туплау өчен аюга көненә 30-40 килограмм азык кирәк.
Бу чакта гөмбә һәм башкаларны җыйганда урманнарда сак булу кирәк. Аю якын килмәсен дигәндә, урманда күмәкләшеп, кычкырышып йөрү ышанычлы.
Шушы көннәрдә Иске Балтачтан Көнтүгеш авылы тирәсендәге урманнарга гөмбә җыярга баручылар аю күргәннәр. Моңа документаль дәлил (фото) юк. Хәер, урманда каршыңа ерткыч килеп басса фотога төшерү кайгысы каламы?...
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?