Балтач таңнары
-22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
14 сентябрь 2018, 17:30

Яңа Балтач авылыннан Рәкыя һәм Фәнис Мостафиннар — БСТ каналының „Бай бакча” программасы җиңүчеләре!

Яңа Балтач авылында гомер итүче уңган парлар — Рәкыя һәм Фәнис Мостафиннар ихатасында хуҗаларның үз куллары белән булдырылган гадәти булмаган матурлык турында БСТ каналының „Бай бакча” программасы хәбәрчеләре быел җәй үзенчәлекле сюжет әзерләгәне турында сайтыбызда хәбәр иткән идек.

Бүген тагын сөенечле хәбәр алдык. Мостафиннар — БСТ каналының „Бай бакча” программасы җиңүчеләре дип танылган!
Алдагы атнаның чәршәмбе көнендә телевидение журналистлары җиребездән дөрес файдаланып, аның бәрәкәтен арттырып, мул уңыш алу серләренә төшенгән гаиләдә кунакта булачак. Мостафиннарга истәлекле бүләк тапшырылачак. Нинди бүләк иясе булыр Мостафиннар? Сайтыбыздагы яңалыклар белән танышып барыгыз, дуслар!