Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
10 сентябрь 2018, 13:08

Сәйтәк авылының гүзәл зат вәкилләре „Чәчәкләр бәйрәме”нә җыелды

Башкортстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайга депутатлар сайлау көнендә Сәйтәк авылында „Чәчәкләр бәйрәме” үтте.

Башкортстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайга депутатлар сайлау көнендә Сәйтәк авылында „Чәчәкләр бәйрәме” үтте.
Бу үзенчәлекле чараны авыл китапханәсе мөдире Рәзилә Габделхакова оештырды.
Үз эшен белгән, кешеләрне, тормышны яраткан ханымны авылдашлары тырышлыгы, уңганлыгы өчен хөрмәт итә. Күп укыган, кешеләрнең холкын аңлаган, һәр кеше күңеленә юл тапкан Рәзилә ханым кирәк чакта дөрес киңәшләрен бирә, яшьләргә тормыш тәҗрибәсен уртаклаша. Авылдашларны бергә туплый, матурлыкны зурлый белә. „Чәчәкләр бәйрәме”н дә җәй буе ихаталарында үстергән гөлләмәләреннән тудырылган матурлыкны күрсәтү, авылда гомер иткән гүзәл зат вәкилләрен берләштерү теләгеннән оештырды ул.
—Бу матур чарада мәктәп укучылары да, өлкән яшьтәге сәйтәклеләр дә актив катнашты. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Арада иң игътибарны җәлеп итәрлек эшләр дә бар иде. Мәктәпнең тарих укытучысы Руфина Ибраһимова әзерләп алып килгән „Дети — цветы нашей жизни” дигән гөлләмә шундыйлардан иде, — ди авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина.

Читайте нас: