Балтач таңнары
-3 °С
Кар
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
10
Tөрлесеннән
7 сентябрь 2018, 18:30
Туган җир сулышын тоеп яшәгән замандашлар Илһам Мәрданов һәм Булат Әгъләмов
Урып-җыю эшләре барышы белән танышып чикләнгән җаваплылыктагы „Урал” җәмгыяте басуларына аяк баскач, җәмгыять директоры Илһам Мәрданов белән Тушкыр авыл җирлеге башлыгы Булат Әгъләмовны Яңа Балтач авылы янындагы басуда очраттык.
Урып-җыю эшләре барышы белән танышып чикләнгән җаваплылыктагы „Урал” җәмгыяте басуларына аяк баскач, җәмгыять директоры Илһам Мәрданов белән Тушкыр авыл җирлеге башлыгы Булат Әгъләмовны Яңа Балтач авылы янындагы басуда очраттык.
Бу көнне биредә ураллылар алдагы ел уңышы өчен уҗым бодаен чәчү белән мәшгуль иде.
Тынгысыз, җаваплы вазифаларны иңнәренә йөкләп алган ир-егетләрнең
сүзе эш, басуларның уңдырышлылыгын күтәрү, авыл кешесенең мәшгульлеген тәэмин итү турында. Шушы җирдә туып-үскән, нигез яңартып матур тормыш корып яшәгән яшьтәшләр басуларның уңдырышлылыгын күтәрү, нәтиҗәлелекне арттыруда тагын нәрсәләр эшләп булганлыгы хакында киңәш кора.
Олы юлдан җилдергән җиңел автомашина водительләренең туган җир сулышын тоеп яшәгән Әгъләмов белән Мәрдановка сәлам биреп үтүе шушы ир-узаманнарына хөрмәтне тагын да арттырды. Алар күп чордашлары кебек бәхет, җиңел тормыш эзләп чит җирләргә юлланмаганнар, әти нигезен суытмаганнар. Туган авылларында төпләнеп гаилә корганнар, балалар үстерәләр, авылдашлары арасында абруйлылар. Авыл мәшәкатьләреннән курыкмый яшәгәннәрнең тормыш шартларын тагын да яхшырту, аны баету хәстәрен күрәләр.
Авыллар язмышы нәкъ Әгъләмов, Мәрдановлар кебек ир-егетләр кулында.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
Соңгы кыңгырау кайчан яңгыраячак?
«Бумага» не сдаётся