„Илле елга яшәреп таралыштык” дип сөенешеп таралышты алар.
Чокалы авылы район үзәге Иске Балтачтан еракта урнашкан. Зур түгел ул. Алтын зур булмый, дигәндәй, уңган-эшсөяр халкы һәм искиткеч гүзәл табигате белән зур да, бай да ул. Кыш көне дә туңмый торган Мулла күле, узган гасырда халыкны тәмле чәй суы белән сөендергән Чәй суы күле һәм Инеш белән Ар елгалары, бер иелүдә бер чиләк җиләге белән сөендергән Бүләк тавы, төрле җимеш-җиләк, гөмбәгә бай Балаев һәм Даниловка урманнары белән ничек горурланмыйсың да, ничек куанмыйсың инде?!
Халык теленнән төшмәгән „Чи чияле Чокалы чокыры”нда 1968-1971нче елларда мәктәптә эшләргә туры килде. Эшкә тырыш, юморга бай авыл халкы, мәктәп тормышы, авыл бизәге булган үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзалары, күп укучылар җыя торган бай китапханә күңелемдә иң якты, иң җылы һәм хисле хәтирәләр белән мәңгелеккә уелып калды.
Өй телефоны шалтырый. Трубкадан: „Фируза апа, Сезме? Мин — Мансур Әюпов. Икенче сыйныфта укыткан идегез. Онытмадыгызмы? Сезне сабакташлар белән очрашуга чакырабыз!” — ди. “Онытмадым. Һәрберегез истә һәм кадерле сез. Киләм, киләм”.
Менә шулай итеп, 50 ел гомер узган да киткән икән...
Икенче сыйныф. Унҗиде бала. Барысы да матур, акыллы, теремек. Кызлар дүртәү. Мин аларны күрү белән яраттым. “Апа, апа!” —дип йөгереп торалар. Укуга дәртләре зур, язулары бик тә матур, бердәм, тәртипле, тырыш һәм дә уңганнар үзләре. Бик тә тыңлаучан укучылар булдылар.
Быел аларның икеләтә юбилейлары икән. Беренче парта артына утыруларына — 50, ә урта мәктәпне тәмамлауларына — 40 ел. Авылда башлангыч белем алгач кем бишенче сыйныфка Курач, Көндәшле, Иске Янбай мәктәпләренә юл алган. Җырдагыча, “Үскән чакта үскән идек, тал чыбыклары кебек. Үсеп җиткәч, таралыштык, кош балалары кебек.” Төрле чыгарылыш укучылары булгач, сабакташлар очраша алмый бит инде. Шуңа күрә, Рая Хәтмуллина — Хәмәтнурова белән Рәзиф Ахунов киңәшләшкәннәр дә, “Әйдә, беренче сыйныфта укыганнар гына җыелышабыз. Ни дисәң дә, илле ел узган бит!” — дип очрашу көнен билгеләгәннәр.
Менә очрашу сәгате дә җитте. Минем укучыларым урынында байтак тормыш тәҗрибәсе туплаган олпат, җитди, төпле акыллы абый-апалар, зур әти-зур әниләр басып тора! Йөзләре шатлык белән тулы, үзләре дә, күзләре дә елмая. Күрешү-тану, кочаклашу, бәхетле минутлар. Кайберәүләр 40 ел буе бер дә очрашмаган булып чыкты.
Сабакташлар өстәл артында балачак, мәктәп еллары, студент вакыт, гаилә кору, балалар үстерү, оныклар тәрбияләү һәм хезмәт еллары турында әңгәмәләште.
Сабакташлар һәркайсы хәтергә сеңеп калган иң кадерле, кызыклы һәм дә шуклыкка бәйле хәлләрне сөйләп шатлык кичерде.
Хөрмәтле укытучылар Мөкәрәмә апа Әминева белән Сәлисә апа Дәүләтханова һәм мәрхүм булган дүрт авылдаш-сабакташларны тын калып искә алдык.
Ә мин укучыларымның тормышта үз урыннарын табуларына, гөрләтеп эшләүләре һәм яшәүләренә берчә сокланып, берчә горурланып утырды. Югары һәм махсус урта белем алып, илгә игелекле хезмәт итүләре белән бәхетле алар. Чокалы авылында туып, шунда канат ныгыткан кыз һәм малайлар беркайчан югалып калмас.
Рая Хәтмуллина белән Рәфидә Садрисламова (икенчесе Пышма шәһәрендә) баш бухгалтер йөген тартса, Рәзиф Ахунов — Иске Янбай авыл җирлеге башлыгы, Өлфәт Әминев — Уфа районында баш ветеринария врачы, Мансур Әюпов — Нефтекама шәһәрендә шухси эшкуар, Фларис Ахунов — Түбән Кама шәһәрендәге заводта цех начальнигы, Фирдәвес Әюпов башта хәрби хезмәткәр, ә бүген Пышма шәһәрендә сак бүлеген җитәкли, Илдар Солтанов полиицядә тәртип, иминлек сакласа, Рәфил Хисмәтов — автобус водителе, Илһам Зәйнуллин — нефтьче, Мәгъдинә Хаҗимуллина балалар бакчасында эшли. Ә Мәдинә Карамованы районыбызда укытучы-тәрбиячеләр арасында белмәгән кеше юк. Ул һәркемгә ярдәмгә килергә әзер, үз эшен биш бармагы кебек белгән һәм башкарган хезмәткәр.
Бер шатлык икенчесен чакыра, диләр. Тагын бер бик тә сөенечле хәбәрне язмый булдыра алмыйм.
Күңелләре киң һәм изгелектә сабакташларның. Авыл өчен, ул сүнмәсен өчен тырышып, ярдәмләшеп торалар. Авылдашлары зират кәртәсен яңарту өчен акча җыя башлагач, сабакташлар да мулдан гына акчалата ярдәм итәләр. Бигрәк тә, ике туганнар Мансур, Фирдәвес, Дамир Әюповлар, шулай ук Фларис, Рәзиф Ахуновлар, аларның кыз туганнары да бик теләп кушылганнар. Күмәк көч белән эшләгән эшкә күңел куана, хәзер мәңгелек йорт тирәсе әллә кайдан авылда хәстәрлекле кешеләр яшәнәлеген әйтеп тора.
Чокалы авылы халкы авылны саклап калырга тырыша. Аллаһ йорты — иман нуры чәчеп утырган мәчет төзү ниятләре. Нигезен салып та өлгерделәр инде. Әлеге дә баягы читтә яшәүче авылдашлар ярдәме һәм күмәк көч белән төзелеп, күп тә үтмәс, авыл өстенә азан тавышы таралыр, дип ышана авыл җирлеге башлыгы Рәзиф Мөбәрәк улы. “Сабакташым Мансур балык үрчетү өчен буа да казытты. Киләсе елга, Аллаһы боерса, буага балык маймычлары җибәреп карарга исәп тотабыз. Ичмасам, халыкка рәхәтләнеп ял итәр урын булыр иде дә, бәлки, яшь гаиләләр дә күченеп кайтып иде. Асфальт юл да безнең аша узачак,” — дип күңелле хәбәрләрен уртаклашты җирлек башлыгы. Амин, болар тиздән чынга ашар.
Бары тик саулык, озын гомер, гаилә иминлеге һәм дөньяда тынычлык кына булсын.
Әлеге очрашудан 50 елга яшәреп, җанга рәхәтлек алып, күңелләр күтәрелеп, киләчәккә яшәү көче, дәрт һәм дәрман алып таралыштык. Рәхмәт укучыларыма, тормышны аңлап, гомернең кадерен белеп, эштә һәм гаиләләрендә кирәкле, үрнәкле, әдәпле, бигрәк тә шәфкатьле булганнары өчен.
Алар кебек бердәм, тату сабакташлар күбрәк булып, авылларыбыз сүнмәс, яңарыр, яшәрер, дип бик тә телисе килә.