Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
16 август 2018, 10:22

Курач авылы уңганнары гүзәллеккә гашыйк

Төпкелдәге Курач авылында башлангыч мәктәп, фельдшер-акушер пункты, китапханә, „Радуга” балалар бакчасы элекке урта мәктәп бинасы урнашкан бер төбәктә — уртак ихатада эшчәнлек алып бара.

Төпкелдәге Курач авылында башлангыч мәктәп, фельдшер-акушер пункты, китапханә, „Радуга” балалар бакчасы элекке урта мәктәп бинасы урнашкан бер төбәктә — уртак ихатада эшчәнлек алып бара.
Шушы көннәрдә бу якларга юлыбыз төшкәч, башлангыч мәктәпкә юлландык. Капкадан үтүгә ихатадагы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган клумбаларны күргәч, кәеф тагын да күтәрелде.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәвилә Ульянова сөйли:
— Иртә яздан хезмәттәшем Людмила Кузнецова, фельдшер Татьяна Рубцова, китапханәче Ирина Голузина, балалар бакчасы хезмәткәре Наталья Шутемова бергәләп клумбаларны тәрьипкә китерәбез. Җәй буе тәрбияләп торабыз. Ихата күркәм булгач, эш урынына килүе дә күңелле!
Бар җирдә дә матурлыкны Курачтагы кебек арттыра белсеннәр иде ул!
Читайте нас: