Балтач таңнары
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
10 август 2018, 11:31

Балтач районының Даниловка авылында да кайчандыр тормыш гөрләп торган

Нигезләре таркалган авыл турысында бүген матур күл генә җәелеп ята.

Нигезләре таркалган авыл турысында бүген матур күл генә җәелеп ята.
Юлдан узган машиналарны “Монда тукталмаслар микән?” дигән сыман адашкан җил генә каен яфракларын селкеткәләп үтә дә, элек ишелеп иген уңган басуларга хуҗа булган кураларны “тарый”.
“Тормыш авыр,”— дибез. Кайчан җиңел булган соң ул? Бәхет эзләп читкә таралышкан даниловкалылар да кендек каннары тамган үз җирләрен сагынмый булдыра алмыйдыр. Авыл җирендә яш урыннары булмау авыллар язмышын хәвеф астына куя. Башка бер генә авыл да районыбыз картасыннан юкка чыккан Даниловка авылы язмышына дучар булмасын иде!