Балтач таңнары
-12 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
24 июль 2018, 16:19
Таныптан унбиш килограмм авырлыктагы сазан балыгы тотканнар
Көнтүгештә яшәүче Ким Галин Танып елгасыннан унбиш килограмм авырлыктагы сазан балыгы тоткан.
Каптыра белсәң, Таныпта балыкларның ниндирәкләре бар.
Балыкчылар рекордлары турында моңа кадәр бәян иткәнебез бар иде. Ун килограммлы чуртан, унбер килограммлы сазан...
Ә менә бу фотоларны редакциягә Иске Балтачта яшәүче Наил Галләмов тәкъдим итте. Ул үзе дә балтачлыларга һәвәс балыкчы бларак таныш.
—Көнтүгештә яшәүче Ким Галин һәм аның Иске Балтачтагы туганы Фигать Галин белән балык каптырырга бергәләп йөрибез. Тотымсыз кайтканыбыз юк. Күптән түгел Ким Галин Танып суыннан гигант балык тартып чыгарды,--ди Наил Галләмов, тәэссоратлары белән уртаклашып.
15 килограмм авырлыктагы сазан! Бу “монстр”ны ярга чыгару өчен балыкчыга сәгатьтән артык көрәшергә туры килгән. Ныклы шнур, спинниг, ышанычлы катушка һәм балыкчының осталыгы каршылык күрсәткән сазанга ычкынырга форсат бирмәгән.
Никадәр канәнгатьлек кичерәсең мондый чакта.
—Кармактан ычкындыргач, балыкны кулларыбызга тотып, барыбыз да истәлеккә фотога төштек,—ди Наил Галләмов.
Сазан, корбан кебек балыкларның эреләрен кармакка каптыру өчен башта махсус азык белән тукландырып, аларны бер урынга ияләштерәләр.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"