Исламның күркәмлеген бабаларыбыз кебек аңларга, рухи мирасыбыз хикмәтенә төшенергә һәм аны үзебездән соң килгән буынга җиткерергә тырышабыз.
Үзенең данлы үткәнен, халкына күпме хәсрәтләр алып килгән тарих сәхифәләрен, рухи һәм дини мәркәзләрен искә төшергәндә, һәр татар беренче чиратта Болгарны искә ала. Болгар иле — безнең дәүләтчелек традицияләренең иң мәшһүр дәвамчысы. Идел буенда оешкан дәүләтләрнең иң тәүгесе. Төрки каганатлар (дәүләтләрнең) традицияләрен дәвам итеп, Урта Идел буена килеп урнашкан болгар кабиләләре IX гасырда үз дәүләтләрен оештыралар. Үз язмышларын эзләп, төрле кабиләләр белән аралаша-аралаша, ерак юллар үтеп, этник асылын югалтмый саклап калган болгар кабиләләре Идел буенда үзләренең ватанын табалар.
X гасырның 20-30 елларыннан башлап, моңарчы киң далаларда күчмә тормыш белән яшәгән халык, акрынлап уртак тормышка күчә, игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Нәкъ шул чорда болгар иле зур шәһәрләр дәүләтенә әверелә.
Болгар иленең дәүләт буларак оешуына, үзенең үсешендә Аурупа илләре дәрәҗәсенә күтәрелә алуына төп рольне Ислам дине уйный. Төрле кабиләләрне берләштерү юлларын эзләгән болгар ханнары өчен Ислам дине көчле идеология, ә рухи камиллеккә омтылган гади халык өчен яшәеш рәвеше һәм дөньяга караш системасы булган. 922 елда Алмыш хан тарафыннан Ислам динен рәсми дәүләт дине буларак кабул итүче, Багдад хәлифәтенең моны тануы һәм 930 елда Болгар мөселманнарының хаҗ кылулары бу дәүләтнең тарихында мөһим роль уйнаган вакыйгалардан була.
Ислам диненең Болгар җәмгыятенә үтеп күрүен, әлбәттә, Багдад хәлифәтеннән 922 елда килгән илчелек белән генә бәйләп карау бик үк урынлы булмас. Чөнки хәлифәтнең килгән илчелек сәркатибе Ибн-Фазлан Болгар илендә җәмигъ мәчет, мәдрәсәләр күреп гаҗәпкә кала. Димәк, Ислам динен болгар халкы күпкә иртәрәк кабул иткән.
„Багдад илчеләре делегациясе килгәндә Болгар шәһәрендә ун мең микъдарында җан хисабы бар иде. Базарлары һәм урамнары бик җанлы иде. Таш йортлар һәм бүрәнәләрдән салынган биналар, бакчалар һәм күңел ачу урыннары, шулай ук хөкүмәт биналары шәһәрне зиннәтләп торалар иде,” — дип яза Ибн-Фазлан. Ә XI-XII гасырларда гарәп сәяхәтчесе Әл-Гарнатый язуынча, Болгар шәһәре инде үз чорының зур шәһәрләре рәтенә кергән. Аның урнашкан урыны уңайлы булу сәбәпле, Шәһре Болгар халыкара сәүдә үзәгенә әверелә. Биредә дөнья сәүдәгәрләренең сату үзәгенә әйләнгән Ага-базар барлыкка килә.
1236 елда Бату-хан Болгар шәһәрен үзенең башкаласы итеп билегли һәм аның даны еракларга тарала.
Вакытлар узып Шәһре Болгар хәрәбәләр хәленә килсә дә, аның халык күңелендә тоткан урыны һич тә югалмады.
Үзгәртеп кору җилләре исә башлау белән халкыбызның күңел түрендә югалмый сакланып килгән Шәһре Болгарга карата мәхәббәт, хөрмәт һәм изге хисләрне яңартуга яңа мөмкинлекләр ачылды. Совет хакимияте елларында да изге Болгар җиренә зиярат кылу туктамады.
Бу җирдә беренче зур җыен 1989 елда Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башлангычы белән уздырылды. Ул елны Болгарда татарларның ата-бабалары тарафыннан Ислам диненең ирекле һәм рәсми төстә кабул ителүенә Һиҗри ел календаре буенча 1100 ел тулуны билгеләделәр.
Бу уңайдан тантаналар Казанда, Уфада һәм борынгы Болгарда үтте, тарихи вакыйганың дәүләт күләмендә рәсми танылуына китерде. Җыенның дәрәҗәсе күтәрелде, колачы киңәйде. Ул күп төсмерле тантанага әверелде, дини чаралардан тыш, төрле жанрдагы башкаручылар өчен өстәмә мәйданчыклар барлыкка килде.
2011 елда „Изге Болгар җыены” кысаларында Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр сәхәбәләре җирләнгән урында истәлек билгесе ачылды. Ул өстенә арка корылган сигез почмаклы таш плитәдән гыйбарәт. Ә плитәнең үзенә чалма, юл таягы һәм каурый каләмнең рельеф сурәте ясалган. Бу өч әйберне пәйгамбәр сәхабәләренә Идел буе Болгар дәүләтенә алып бару өчен бүләк иткән.
2012 елда „Изге Болгар җыены” вакытында „Ак мәчет” комплексы ачылды. Ул тантанада Татар дин әһелләренең III форумына Русиянең 62 төбәгеннән килгән 900дән артык имам катнашты. Ак мәчетне ачу бәйрәмнең төп вакыйгасы булды. Зәңгәр күккә ашкан ап-ак манаралы бу матур корылма шәһәрнең тарих өлешеннән читтә-музей тыюлыкның көньяк капкасы янында урнашкан. Комплекс 45 метр биеклектәге ике манаралы, 10 метр диаметрлы гөмбәзле мәчет бинасын, шәкертләр укыту өчен биналарны үз эченә алган.
2012 елгы Җыен вакытында тагын бер истәлекле вакыйга булды. Бу — Идел буе болгар дәүләтенең 922 елда Ислам динен дәүләт дине буларак кабул итүе хөрмәтенә истәлек билгесе ачу. Мәчетне хәтерләткән өч катлы, сигез кырлы, бронза гөмбәзле, мәрмәр белән тышланган бу бина борынгы Болгар архитектурасы стилендә төзелгән. Истәлек билгесенең залларында музей-күргәзмә комплексы булдырылган. Бу комплекстагы төп ядкарләрнең берсе дөньядагы иң зур Корьән басмасы. Ул махсус постаментка куелган. Аның буе—2 метр, иңе —1,52 метр, калынлыгы — 20 сантиметр, авырлыгы — 800 килограмм. Зөбәрҗәт төсендәге 200 килограммлы тышлыгына көнчыгыш бизәкләре төшерелгән, малахит, башка ярым асылташлар, сусаль алтын, фианит, яшма, көмеш белән бизәлгән.
Шушы ук җыен кысаларында Икмәк музее да ачылды. Ул халкыбызның гасырлардан килгән игенчелек культурасын күрсәтә. Гомуми мәйданы 5 гектарга якын әлеге музейда төп экспозиция — тегермәнче йорты, җил һәм су тегермәннәре, икмәк пешерү йорты. Тимерче алачыгы, амбар, ындыр табагы, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, һөнәрче осталарның сәүдә рәтләре керә.
2014 елда Болгар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Русия территориясендә ислам цивилизациясе үсешенең үзенчәлеләрен чагылдыручы дөньякүләм танылган объектка әйләнде.
Бу мөкатдәс Болгар җирләрендә кайчандыр Бөек Болгар дәүләте булган, безгә пакьтан-пакь Ислам динен тапшырып калдырган ерак әби-бабаларыбызның соңгы сулышлары шушында өзелгән, җәсәдләре шушында җир куенына иңдерелгән. Меңләгән милләттәшләребез ел саен Болгар җыенына алар рухына дога кылу нияте белән кузгала.
Быел изге болгар җыены 21 июльдә үтәчәк. Җыенда катнашырга, догалар кылырга теләүчеләр „Батырша” һәм „Үзәк мәчет”кә мөрәҗәгать итә ала. Телефоннар:
2-07-73, 2-19-27. Автобуслар 20 июль көнне иртәнге 8: 00 сәгатьтә кузгала.
Рәфис МУЛЛАГАТДӘР, „Батырша” мәчете имам-хатыйбы.