Tөрлесеннән
17 Июня 2018, 17:57

Көнтүгештә авылдашлар белән очрашуга әзерләнәләр

Көнтүгештә "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәменә әзерләнәләр. Бүген авылда иллегә якын кеше катнашлыгында җыештыру өмәсе үтте.


Соңгы унсигез елда үз җирендә Сабантуй күрмәгән Көнтүгеш авылы халкы зур бәйрәмгә әзерләнә. Биредә гомумавыл бәйрәмнәре бөтенләй үткәне юк дигән сүз түгел бу. 2000 еллар башында көнтүгешлеләр “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә күрештеләр. Ә 2007 елның июнь аендагы бер көнендә “Сабантуй тавы” “Шәҗәрә бәйрәме”ннән гөр килеп торган иде.
Соңгы елларда авылда бушап калган йортлар арткан саен арта бара. Күп йортларның бүген хуҗалары да бар. Уйлап карасаң, көнтүгештән чыккан күпме кеше туган авылын, нигезен бер кайтып күрергә зар-интизар булып чит төбәкләрдә яши. Бәйрәм оештырганда, андыйлар да кайтырлар, бәлки, йортлары тирәсен тәртипкә китереп китәрләр иде...
Көнтүгештә “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен нәкъ шул максат белән оештырырга булдылар. Хуҗасыз йортлар тирәсе авылдашлар катнашлыгындагы өмә белән тәртипкә китерелә. Бу айда инде көнтүгешлеләр икенче тапкыр җыештыру өмәсенә чыктылар. Бүгенге өмәдә авылдан читтә яшәүчеләр дә катнашты. Илмир Кыямов, Вилнар Мостафин техника белән ярәм иттеләр. Күмәк тырышлык белән дистәләрчә кубометр чүп-чар калдыклар туплау мәйданчыгына урнаштырылды. Ә Ким Галин бу көннәдә авыл мәчетенә манара урнаштыру эшләре белән шөгыльләнә.
Аннары өмә бәйрәм үтәсе урында дәвам итте. Мәйдан тәртипкә китерелеп, сәхнә, эскәмияләр, спорт мәйданчыклары булдырылган да инде. Русия флагы урнаштырылган, уналты метр биеклектә багана утырту бүгенге өмәнең кульминациясе булды дип әйтергә мөмкин.
Кырыктан артык кеше тырышлыгы белән байтак күләмдә эш башкарылды бүген. Эш күп әле. Алдагы атна якшәмбесендә көнтүгешлеләр янә өмәгә җылырга сүз куешты. Алдагы өмәдә катнашучылар саны тагын да күбрәк булса куәт тә артыр, төзекләндерелгән мәйданнар да киңәер дигән, өмет бар. Көнтүгешлеләр читтә яшәгән авылдашларның барсының да җыештыру өмәсенә актив кушылуын тели. Шул ук вакытта бәйрәмне оештыруга матди ярдәм күрсәтдән дә читтә калмаска кирәк.
Авылда “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме 7 июль көнне үтәчәк.





Читайте нас