Балтач таңнары
-14 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
13 июнь 2018, 22:48
Көнтүгешлеләрне өмәгә чакыралар
Көнтүгешлеләр бу көннәрдә “Саумысыз, авылдашлар!” тантанасына әзерләнә.
К
өнтүгешлеләр бу көннәрдә “Саумысыз, авылдашлар!” тантанасына әзерләнә.
Бәйрәм 7 июль көнне үтәчәк. Бүген бәйрәмне оештыру комитеты әгъзалары район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белән очрашты. Сөйләшү барышында оештыру комитеты әгъзаларына бурычлар куелды.
Кунак көткән хуҗа, гадәттәгечә, йортын тәртипкә китерә. Бу яклап Көнтүгештә эш күп. Авылны төзекләндерү фронтында башкарасы эшләр бихисап. Мәшәкатьләрне өмәләр белән җиңеп чыгу күз уңында тотыла.
Узган атнада көнтүгешлеләр бергә җыелып авыл тирәсен җыештыру, бәйрәм үтәсе урынны тәртипкә китерү фронтында беркадәр эшләделәр. Төзекләндерү эшләрен тизрәк һәм киңрәк күләмдә башкару максатында, өмәгә Көнтүгештә читтә яшәүче авылдашларны да җәлеп итәргә кирәк, дигән карарга киленде. Зур өмә Көнтүгештә 17 июнь көнне үтәчәк. Авылдан читтә яшәүчеләрне бу көнне 10:00 сәгатьтә “Сабантуй тавы”нда көтәләр. Авылдаш буларак, өмәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм аның апасы Ирина Субушева да катнашырга теләк белдерделәр. Димәк, авылга якын катнаштылы булган көнтүгешлеләрнең өмәдә катнашуы мәҗбүри. Өмә барышында бәйрәмне оештыру мәсьәләләре турында тагын бер тапкыр сөйләшү булачак. Шулай ук иганә җыелмасына өлеш кертү дәвам итә. Әлегә көнтүгешлеләрнең үзара салымыннан гына беркадәр акча җыелган. Оештыру комитеты авылдан читтә яшәүчеләрне дә “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен оештырырга матди ярдәм күрсәтүгә кушылырга чакыра.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"