Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
16 Май 2018, 17:45

Балтачка Пятигорск шәһәреннән күчмә зоопарк килә

Балтачта күчмә зоопарклар электән килгәне бар иде. Пятигорск шәһәреннән килгәне безнең район үзәгендә әле беренче тапкыр.
—Күчмә зоопарк белән утыз елдан артык Русия төбәкләре буйлап сәяхәт итәбез. Бездә күпчелек Кызыл китапка кертелгән хайваннар. Мәсәлән, альбинос тигрны безнең зоопаркта гына күрергә мөмкин,—ди күчмә зоопарк җитәкчесе Владимир Айвазян, зоопарк эше белән таныштырып.
Зоопарк—чыгымлы объект. Хайваннарны асрау өчен тотынылган чыгымнар турында сүз кузгатканда, бер тигрны тукландыру өчен генә көненө 80 килограмм ит тотынылуыннан ук зоопарк кыйммәтле объект икәнлеге күренеп тора. Аюларны тукландыру өчен балык, җиләк, җимеш кирәк. Дөя кыш көннәрендә печән ашый. Ярый хәзер аяк астында яшел үлән калкып килә.
—Итне хуҗалыклардан сатып алабыз. Беркадәр запас суыткычта саклана. Балтач кебек төбәкләрдә балык, җиләк, җимешләрне кибеттән сатып алырга туры килә,—ди Владимир Айвазян, зоопарк хезмәткәрләренең хезмәте катлаулы һәм мәшәкатле булуын билгеләп.
Күченеп йөрү хайваннарның яшәү образына аз гына да кире тәэсир итмәгәнлеге аларның үрчем китерүеннән күренә.
—Утыз ел эчендә инде ничә буын үрчем алганбыздыр,—дип көлә Владимир Айвазян, зоопарк эшен уңай бәһалап.
Күчмә зоопарк Иске Балтачның үзәк мәйданында урнашты. Балтачта зоопарк 17 май көнне эшли башлаячак. Балалар өчен атрракционнар да булмакчы.
Билет хакы—өлкәннәр өчен 200 сум. Балалар 150 сумга зоопаркка тамаша кыла ала. Ата-аналары белән килгән 3 яшькә кадәр балаларга керү бушлай.




Читайте нас