Балтач таңнары
+1 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
27 апрель 2018, 17:01
Иске Балтачта яшәүче Зәвилә Бәләгытдинова кул эшләреннән күңел юанычы таба
Иске Балтач авылында гомер итүче пенсия яшендәге Зәвилә Бәләгытдинова турында сөйләгәндә халыкта әйтелгән кулларыннан гөл тама дигән сүзләрнең нәкъ аның кебек алтын куллыларга карата әйтелгәнлеген аңлыйсың.
Иске Балтач авылында гомер итүче пенсия яшендәге Зәвилә Бәләгытдинова турында сөйләгәндә халыкта әйтелгән кулларыннан гөл тама дигән сүзләрнең нәкъ аның кебек алтын куллыларга карата әйтелгәнлеген аңлыйсың.
—Авырып җиде ай дәвамында үзаллы йөри алмаган вакытта төннәрен кулыма төсле кәгазьләр, бәйләм алып күңел тынычлыгы таба идем. Тора-бара бу шөгыль шул тикле якынга әйләнде, хәзер күп төрле материаллардан гөлләмәләр, сувенирлар эшләп юанам, — ди ул.
Күршеләре Зәйтүнә, Рәмзия ханымнар белән кышкы кичләрдә кич утырганда булдырган эшләре дә байтак җыелган.
—Кече кызым Гүзәлия күрсәтеп бирә дә, аннары үзаллы эшлим. Тотып эшли башлаган әйберләрем матур килеп чыга. Күңел үсә. Тагын эшлисе килә, — күз явын алырлык кул эшләрен барлый-барлый мине үзенең иҗаты белән таныштырды Зәвилә апа.
Оригами ысулы белән булдырылган аккошлар, төсле ксерокс кәгазеннән җыелган гөлләмәләр, фил, ябалак, кактус гөле күзләрне иркәли.
Төсле салфеткалардан гөлләмәләр дә бизи аның иҗатын. Роза, гвоздика, бархатцы, пион чәчәкләре, капроннан эшләнгән орхидея гөлләре чыннан аерып алгысыз.
—Оныкларым кайтып җыелса, (алар миндә хәзер дүртәү) уйнап туя алмыйлар. Аларга шатлыгы сөенечемне арттыра. Эшләремне бүләккә таратудан аерым рәхәтлек тоям, — ди матурлыкка мәдхия җырлаучы. Аны ишәйтеп, үз куллары белән булдырылган гөлләмәләр белән башкаларны да шатландырып яши белгән Зәвилә Таћир кызы.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши