Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
25 апрель 2018, 16:57

Республикада бердәнбер «Икарус» автобусы сакланып калган

Башкортстанда бердәнбер “Икарус” автобусы сакланып калган. Ул М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры карамагындагы автотранспорт.


2000 еллар башына кадәр пассажирларны хезмәтләндергән предприятиеләр паркының күбрәк өлешен “Икарус” автобуслары тәшкил итә иде.
Әле кайчан гына “Икарус” салонында башкалага утырып баруны кайберәүләр зур бәхет кебек кабул итә иде сыман. Чынлап та, “Икарус” салонындагы уңайлыкларны “ПАЗ” дагы шартлар белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы кадәр аерма тояр идең.
Венгриянең “Икарус” фирмасы бу автобусларны 1977 елдан башлап 2002 елга кадәр чыгарды.
Хәзер төбкара автотрассаларында, шәһәр маршрутларында бу автобуслар бик сирәк очрый. Башкортстанда бердәнбер “Икарус” автобусы сакланып калган. Ул М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры карамагындагы автотранспорт. Автобус әле дә сафта.
Шушы көннәрдә, “Икарус” салонына утырып, труппа республиканың көньяк, көньяк-көнчыгыш төбәкләре буйлап гастрольләргә юлланган.

Читайте нас: