Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
20 апрель 2018, 16:46

Балтачта светофор ник эшләми?

Уфа-Пермь автотрассасы Иске Балтач авылының Совет урамы кисешкән чатлыкта урнаштырылган юл хәрәкәтен көйләүче светофорлар бүген көннең беренче яртысында, билгесез сәбәпләр белән, эшләүдән туктады.

Уфа-Пермь автотрассасы Иске Балтач авылының Совет урамы кисешкән чатлыкта урнаштырылган юл хәрәкәтен көйләүче светофорлар бүген көннең беренче яртысында, билгесез сәбәпләр белән, эшләүдән туктады.
Әлбәттә, светофорлар көйле эшләгән чакта автоһәвәскәрләргә дә, җәяүлеләргә дә бу чатлыктан үтү уңайлы. Синең өстенлек булганда, бернидән курыкмый юлны кисеп чыгасың. Ә үзгәреш шундук үзен сиздерде. Светофорга бер өйрәнгәч кыен.
“Чатлыкта ни сәбәпле светофорлар эшләми башлады икән?— дип борчылу белдереп безнең редакциягә дә шалтыратучылар булды.
Мәсьәләгә ачыклык кертү максаты белән „Балтач таңнары” гәзите хәбәрчесе район Хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Әхмдуллинга мөрәҗәгать итте.
—Светофорны хезмәтләндерү белән Башкортстан Республикасы Юл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре шөгыльләнә. Иске Балтачта махсус белгеч юк. Көйсезлек турында тиешле ведомствога хәбәр итек. Ввтоһәвәскәрләргә һәм җәяүлеләргә беркадәр түзәргә туры киләчәк. Чатлыктан үткәндә юл билгеләре таләпләренә буйсынырга туры килә. Киләсе атна башында светофорлар, мөгаен, эшли башлар,—дип аңлатты Ш. Әхмәдуллин.
Читайте нас: