Балтач таңнары
+18 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Tөрлесеннән
20 Апреля 2018, 12:43
Балтач районы мәдәният дөньясы зур югалту кичерде
Бүген көннең икенче яртысында Балтач район мәдәният сарае аккомпаниаторы Данил Хөснуллин кинәт вафат булуы турында кайгылы хәбәр ишеттек.
Андый кешеләр турында үткән заманда язарга кул бармый. Бүген көннең икенче яртысында Балтач район мәдәният сарае аккомпаниаторы Данил Хөснуллин кинәт вафат булуы турында кайгылы хәбәр ишеттек.
Виртуоз баянчы буларак, Данил Хөснуллин районда үткән мәдәни чараларның барасының да уртасында кайнады. Халык театры коллективы өчен дә зур югалту бу.
Быел алтмыш яшен тутырган Данил Хөснуллинның Көмьязы авыл мәдәният йортында әле күптән түгел генә „Гомерләр балкышы” дип аталган иҗат кичәсе узган иде.
Данил Хөснуллин турында якты истәлекләр сәнгатьне сөючеләр һәм барлык балтачлылар күңелендә озак сакланыр.
Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын!
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши