Балтач таңнары
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
12 апрель 2018, 11:15

Балтачта яңадан кыш булды

Апрельдә кар башына кар җитә, диләр. Шулай булырмы? Кар эреп бетте дигәндә, 12 апррель иртәсенә Балтач киңлекләрендә яңадан кыш булды.

Апрельдә кар башына кар җитә, диләр. Шулай булырмы?
Кар эреп бетте дигәндә, 12 апрель иртәсенә Балтач киңлекләрендә яңадан кыш булды. Җир кардан ачылган урыннар янә ак “юрган”астында. Иртәнге 7:00 сәгатьтә термометр -6 градус күрсәтә иде. Урыны белән томан да төште. Юлларда бозлавык хасил булган. Автомашиналары көпчәгенә җәйге резина урнаштырырга өлгерән кайбер водительләргә бүген үкенергә дә туры килде. Чөнки автотрассада автомашиналар бәрелешүе турында дә хәбәр бар.