Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
5 апрель 2018, 22:41

Иске Балтачның Энергетиклар урамында берничә йортка су басу куркынычы яный

Энергетиклар урамының бу өлешендә язгы сулар ташып аккан чорда елның-елында газап чигәләр.

Борынгыдан килгән йола буенча бүген үзенчәлекле көн. 5 апрель көнендә башкорт халкы «Ҡар һыуына барыу йолаһы»н бәйрәм иткән. Авылдан берничә чакрым читкә, эрегән кар сулары артыннан барганнар. Бу вакытта эрегән кар сулары чиста һәм шифалы булып исәпләнгән. Андый су белән чәч юганнар. Кар суын чәй кайнату өчен дә кулланганнар. Яшь балаларны эрегән кар суы белән коендыру да гадәткә кергән булган.
Хәер, Иске Балтачның Энергетиклар урамының бер өлешендә яшәүчеләрдә әле бер дә бәйрәм кәефе түгел. Биредә, эрегән кар сулары артыннан, авылдан читкә ерак чакрымнар үтеп йөрисе юк. Ул үзе агып килә.
Баксаң, әле кояш ныклап караганга, күп дигәндә, өч-дүрт көн үтте. Уфа-Пермь автотрассасы буенда яшәгән берничә йорт тирәсен инде су басарга да өлгерде. Су менә-менә ихаталарга агып керү чигендә.
Бу хәл инде беренче генә очрак түгел. Энергетиклар урамының бу өлешендә язгы сулар ташып аккан чорда елның-елында газап чигәләр. Зур елга буенда да яшәмибез, югыйсә...
Читайте нас: