Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
4 апрель 2018, 12:25

Башкортстан киңлекләренә җылы яклардан аккошлар очып кайта

Яз соңлап килә дип зарланабыз, ә күчмә кошлар туган якларына кайтырга ашыга. Шушы көннәрдә башкаланың Сипайлово бистәсендә, Караидел елгасында, дүрт аккош йөзеп йөргәнен күргәннәр.

Яз соңлап килә дип зарланабыз, ә күчмә кошлар туган якларына кайтырга ашыга.


Шушы көннәрдә башкаланың Сипайлово бистәсендә, Караидел елгасында, дүрт аккош йөзеп йөргәнен күргәннәр. Елга әле күптән түгел генә боздан ачылган.


Аккошларның Башкортстан җирлегендә кышлаган очраклары да бар. Быел мондый очраклар Салават, Стәрлетамак шәһәрләрендә, Дәүләкән районында күзәтелгән, дип хәбәр итә "Башинформ".


Читайте нас: