Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
2 апрель 2018, 12:07

Бу атнада чын яз килүен көтәбез

Метеорологлар алдагы көннәрдә җылытачагын фаразлый. Бүген термометр күрсәткечләре +1,+6 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологлар алдагы көннәрдә җылытачагын фаразлый. Бүген термометр күрсәткечләре +1,+6 градуска кадәр күтәреләчәк. Иртәгә тагын да җылырак булмакчы. Һава температурасының +3, +8 градуска кадәр күтәрелүен көтәбез.
Апрельнең беренче яртысында төнлә 0, -6 градуска кадәр салкынайтачак. Ә айның икенче яртысында һава температурасы көндез +20 градуска кадәр күтәрелүен фаразлыйлар.
Айның беренче яртысында тотрыксыз һава шартлары көтелә. Бу айда явым-төшем нормадан 20-30 процентка артып китүе ихтимал.
Читайте нас в