Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
2 апрель 2018, 18:05

Башкортстан сулыкларында балыкларның уылдык чәчү чорына таләпләр катгыйланды

Балыкчылык буенча урта Идел идарәлеге Башкортстан Республикасы бүлекчәсенең биологик ресурсланы саклау һәм аларга күзәтчелек итү бүлеге 2017 елның 3 сентябреннән Идел-Каспий бассейны елгаларында балыкчылык кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелүе турында искәртә.

Балыкчылык буенча урта Идел идарәлеге Башкортстан Республикасы бүлекчәсенең биологик ресурсланы саклау һәм аларга күзәтчелек итү бүлеге 2017 елның 3 сентябреннән Идел-Каспий бассейны елгаларында балыкчылык кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелүе турында искәртә.
Беренчедән һәвәскәр балыкчылар өчен балык тоту тыелган вакыт чикләре үзгәртелдә. Быел барлык төбәкләрдә дә 25 апрельдән 5 июньгә кадәр балыу каптыру тыела. Чикләү гамәлдә булган көннәрдә яр буеннан калкавычлы бер корылма яки балыкны тирәннән каптыра торган кармак(донная удочка) ярдәмендә генә балык тоарга мөмкин. Корылмада эләктергеч кармаклар саны икедән артырга тиеш түгел. Балыкларның уылдык чәчү урынында кармак салырга ярамый. Шулай ук 1 октябрьдән 1 майга кадәр кышлау чокырларыннан балык каптыру тыела. 15 прельдән 15 июньгә кадәр балык тоту процессында йөзү суда җайланмалары куллану рөхсәт ителми. Гомумән бу вакыт чикләрендә суда моторлы көймәләрдә йөзү тыелы.
Тоту тыелган балыклар исемлеге дә үзгәрешләр кичерде. Мәрсин (осетр), керкә, таймень, бәрде балыкларыннан тыш, исемлекне чөгә(стерлядь) балыгы тулыландырды.
Балыкның зурлыгына кагылышлы чикләүләр элеккечә кала. Кармакка капкан опты, судак сазан балыкларының озынлыгы 40 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Моңардан кыскрак балыкларны суга кире җибәрү мәҗбүри. Корбан балыгын 28 сантиметрдан артса гына кармактан ычкындырып өйгә алып кайтырга ярый. 32 сантиметрдан кыска чуртанны да алырга рөхсәт ителми. Кармакка капкан 90 сантиметрдан кыскарак җәен балыгын да суга кире җибәрергә туры киләчәк. Ә кысла 10 сантиметрдан ким булырга тиеш түгел. Димәк, су буена биоресурларны тотарга юлланганда үзең белән үлчәү таягы булса яхшы.
Көньяк уянды күлендә, Яктыкүлдә, Нөгеш сусаклагычында, Агыйдел елгасынджа Илеш районы Йолдыз су алу станциясе ннән Дүртөйле районы Әнгәсәк авылы чикләрекнә кадәр балык каптыру бөтенләй рөхсәт ителми.
Агымдагы елның 14 февраленнән законсыз рәвештә биресурсларны тотып яки юк итеп табигатькә китергән зыянны каплатуны исәпләү таксаларына да үзгәрешләр кертелде.
Балыклар исемнәре
Таксалар күләме, сумнарда
Бер экземпляр өчен, зурлык һәм авырлыкка карамый, такса күләме
Уылдык чәчү, балык тоту чикләннгән чорда
Балык тоту чикләнгән чорда уылдыклы ана балык тоткан өчен
Федераль һәм төбәк әһәмиятендәге , аеруча сакланган объектларда балык каптырган өчен
Шамбы, берш, шип балыгы, эт балыгы
600
1200
1800
1800
Табан балык, густера-корбан, язь, көлчек(чехонь), линь
300
600
900
900
Кызылканат, талчабак, шыртлака
200
400
600
600
Чабак, ташбаш, ротан.
100
200
300
300
Читайте нас: