Балтач таңнары
+27 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Tөрлесеннән
20 Марта 2018, 12:30
Бүген Халыкара бәхет көне
Бүген Халыкара бәхет көне.
20 мартта Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә.
Минем белән бергә бәхетем туган —
Өлешемә төшкән көмешем.
Шул бәхетемне эзләп юлга чыктым,
Шул бәхетемне эзләп килешем.
Шул бәхетемне эзләп тапканым юк,
Инде таптым дисәм — югалтам.
Якын дустым — мескен өмет белән
Үз-үземне тагын юатам.
Юлларымда бәхет күп очрады,
Тик берсе дә түгел минеке.
Юл чатында, әнә, көтеп торган,
Ул — аныкы, яки синеке.
Ә минеке, бәлки, мине көтеп,
Мине табалмыйча каңгыра.
Ул бәхетсез икән — мин бәхетсез.
Мин табарга тиеш, табарга!
Шул бәхетемне эзләп китеп барам,
Юлым сикәлтәле...
Әремле...
Үзе килгән бәхет — бәхет түгел,
Эзләп тапкан бәхет кадерле.
Әнгам Атнабаев
.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши